11 март 2015 яңалыклары
-
Дипломга лаек булды
Мәктәп балаларының Түбән Камада узган "Фәндә дебют" тикшеренү эшләре һәм проектлары VI Республика конкурсының "Сәламәтлегебезне саклыйк" секциясендә тикшеренү эшләре өчен Тәтеш татар урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Лиана Терешкина (җитәкчесе Гөлфия Хөснетдинова) I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Тәтештә “Георгий тасмасы” патриотик акциясе һәр җирдә 22 апрельдә старт ала
"Георгий тасмасы" патриотик акциясе һәр җирдә 22 апрельдә старт ала. Хезмәт коллективларына, үзеңнең теләктәшлегеңне белдереп һәм һәлак булган 350 мең татарстанлының якты истәлегенә ихтирам йөзеннән, бөек Җиңү символикасы булган тасманы вакытында булдырырга тәкъдим ителә.
-
Игенчеләр чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр
Җирдә эшләү беркайчан да җиңел булмады, чөнки ул игенчеләрнең тырышлыгына һәм һөнәри осталыгына гына түгел, ә килеп туган һава шартларына да бәйле. Быел уңышны формалаштыруга туфрактагы дым кытлыгы да инде тискәре тәэсир итә. Шуңа да районда 17 мең 200 гектар уҗымнарның 5 мең гектарга якыны кышка зәгыйфь керде. Кар эрү...