“Умырзая” да чәчәк атты
Бала актив булсын, коллективка яраклаша белсен һәм үзенең иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ача алсын өчен аңа кече яшьтән үк тиешле шартларны тудыру зарур.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең иҗади үсеше өчен эшләп килүче "Умырзая" клубы шул максатка хезмәт итә.