Атна вакыйгалары
Пәнҗешәмбе, 21 август: Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары "Авангард" ҖЧҖда кыр эшләре барышын тикшерделәр.
Җомга, 22 август: Йортлар буенча өлкәннәр район мәдәният йортында күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең проблемаларын тикшерәләр.
Шимбә, 23 август: Тәтеш Мәскәүдән бер төркем туристларны каршы алачак. Шәһәребез белән Россиянең тимер юлчылары танышырга теләгәннәр.