Район мәдәният йортында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды
Бу көн - илебез тарихының фаҗигале сәхифәсен тагын бер тапкыр искә төшерә. Меңләгән кеше репрессияләргә дучар булган, бер нигезсез җинаятьтә гаепләнгән. Беришләрен төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргеннәргә, махсус урыннарга озатканнар, икенчеләренең бөтенләй гомерләрен өзгәннәр. Репрессиягә эләккән гаилә әгъзалары да җәбер-золымнарга дучар булганнар. "Халык дошманы" дигән кара исемне гаепсез кешеләргә, шул исәптән балаларга...