Тәтеш районында чәчү кампаниясе нәтиҗәләренә тикшерү ясыйлар
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов сүзләренә караганда, тулаем алганда, ул оештырылганлык белән узды. Аграрийларның эше җайга салынган, районның машина-трактор паркы яңартылган, шулай ук һава торышы туфракта дымны саклап калырга мөмкинлек бирде - боларның барысы да чәчүне уңышлы үткәрүгә йогынты ясады.