туган тел
"Тукай мирасы" төбәкара бәйге-фестивальнең "Җыр" номинациясендә катнашкан өчен "Каенкай" балалар бакчасында (Тәтеш) тәрбияләнүче Самира Гатауллина ТР ЗМР ИК мәгариф Идарәсе һәм ТР Язучылар берлегенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Бәйгенең максаты - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мирасын Татарстанның мәктәпкәчә яшьтәге оешмалардагы балалар арасында киң җәелдерү.