Ел башыннан алып Татарстан юлларындагы аварияләрдә 57 кешенең гомере өзелгән
Быел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 57 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.