Тәтештә янгын: торак йорт зыян күргән, каралты-куралар янып көлгә әйләнгән
1 октябрьдә иртәнге сәгать 7:14тә Тәтеш шәһәренең Проектная урамында шәхси йортта янгын чыга. Ут чорманы, гаражны һәм каралты-кураларны камап ала. Нәтиҗәдә, каралты-куралар тулысынча янып бетә, ә торак йортка зыян килә.