Татарстанда яшәүче 35 мең кешегә лаеклы ялга чыгарга алдан әзерлек алып бару ярдәм итте
Пенсиягә чыгарга ике ел кала стажны һәм документларны тикшерү түләүләрне билгеләгәндә тоткарлыклар ясамаска һәм хаталар җибәрмәскә ярдәм итә. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсендә мондый әзерлек алып бару пенсияләрнең күпчелеген билгеләнгән срогыннан ике мәртәбә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.