Балтыйк флотында хезмәт иткән
Олы Тархан авылыннан Сәгыйть Ибәтов Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Аның турында безгә хәзерге вакытта Казанда яшәүче кызы Фирдәвес Ибәтова сөйләде.
– Әтием Сәгыйть Гарифҗан улы Ибәтов 1924 елда Олы Тарханда колхозчы гаиләсендә туган. Балачактан ук эш сөючән, аралашучан егет булып үскән. Сигез сыйныф тәмамлаган, һәм 1942 елда, 18 яшь тулгач, фронтка алынган. Ул шунда ук камалыштагы Ленинградка, Балтыйк флотына, Кронштадтка эләккән. Ул физик яктан нык, сәламәт, көчле, төз булган, шуңа күрә аны флотка алганнар. Безнең районнан алар ике кеше киткән, аның белән бергә флотка Бидәңгедән дусты Мансур Хөсәенов та эләккән. Ул 1955 елда вафат булган. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Мансур абыйның улы Валера яши, аның белән бик тә очрашасы килә.
Әти сөйләвенчә, камалыш коточкыч булган, тирә-якта мәчеләр һәм этләр дә калмаган. Коточкыч ачлык-ялангачлык, миллион ярым кеше һәлак булган. Матросларга һәм солдатларга азык-төлекләрне су асты буйлап китергәннәр, шуның аркасында алар исән калган. Минем әти Кронштадт шәһәренең ПВО диңгез пехотасы бригадасында зенитчы, пулеметчы (корабльдә), Кызыл Байраклы Балтыйк флоты тральщигы, өлкән матрос булып хезмәт иткән. Аның сөйләвенчә, каты сугышлар баруга карамастан, солдатлар алдында СССРның халык артисткасы Клавдия Шульженко чыгыш ясаган, бу безнең балтыйклыларның кәефен күтәрергә ярдәм иткән.
Әти сугышта 1942 елдан алып 1945 елга кадәр булган, камалыштагы Ленинградны саклаган, Кенигсберг шәһәрендәге, хәзер ул Калининград, фашистлар ныгытмаларын штурмлаган, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” һәм башка орден, медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң 1948 елга кадәр Сәгыйть Гарифҗан улы җимерелгән Ленинградны торгызуда катнашкан һәм 1949 елда гына өенә кайткан. Хәер, аның бу шәһәрдә калу мөмкинлеге дә булган. Сталин җиңүчеләр Ленинградта яши ала дигән боерык чыгарган, чөнки ул яртылаш буш булган, халык ачлыктан һәм салкыннан һәлак булган, ләкин минем әти өенә кайткан, ул вакытта анда аның әнисе Ситдыйка үзенең ике кызы Саимә һәм Сәкинә белән яши торган булган.
Әтинең 1922 елгы олы абыйсы Хәмзә дә шулай ук сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән һәм сугыш тәмамланырга 10 көн кала Көнчыгыш Пруссиядә һәлак булган. Минем әти абыйсын бик яраткан, әнисен хәсрәтле килеш калдыра алмаган. Аның ике улы да бик тыйнак булган, тальянда бик әйбәт уйнаганнар, җырлаганнар.
Сугыштан соң әти подстанциядә, урман хуҗалыгында эшләгән. Суфия Галимовнага өйләнгән, аларның биш баласы туган. Әти 1979 елда авырудан вафат булды, аңа 54 яшь иде, без аның Олы Тархандагы каберенә гел барып йөрибез. Без әтине, бабаларыбызны искә алабыз, аларның батырлыклары турында балаларыбызга сөйлибез.
Минем олы абыем Салют Сәгыйтович әти эзеннән китте, ул 1949 елгы, Севастопольдә яши. Ул Кара диңгез флотында су асты көймәсендә хезмәт итте, Ватан чикләрен су асты көймәсендә саклады, мичман, хәрби-диңгез флоты ветераны.
Мин әтием, аның кыюлыгы, фидакарьлеге һәм сугышчан рухы белән горурланам, аның фашист Германиясен Җиңүгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Минем әтием, дусты Мансур абый һәм башка авылдашларыбыз кебек гаҗәеп уллар үстергән әби-бабайларыбызга рәхмәт әйтәбез. Безгә Бөек Җиңү бүләк иткән барлык сугышчыларга рәхмәт. Мин әтием турында материаллар җыюны дәвам итәм, Гатчина шәһәрендәге РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез архивына мөрәҗәгать иттем.
Үзләренең батыр әтиләре, бабалары һәм карт бабалары турындагы мәгълүматларны эзләргә барлык туганнарына да киңәш итәм, алар хакындагы истәлекләр мәңге яшәргә тиеш, – дип тәмамлый үзенең юлламасын Фирдәвес Сәгыйть кызы.
фото: Ибәтовлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев