Тырышып хезмәт куйган
Авыл хатын-кызы Татьяна Карпова Бөек Ватан сугышы елларында урман хуҗалыгында эшләгән.
Үзенең әбисе Татьяна Филипповна турында аның оныгы Евгений Курков сөйләде:
– Ул Урюм авылында туа, гаиләдә өч бала була. Кыз сигез яшьтән кустарьлык артелендә чыпталар суга башлый, ә үсә төшкәч, күрше авылдагы бер гаиләгә бала карар өчен яллана. “Эшләгән өчен түләмәделәр, бары тик ашаттылар гына, кайчакта күлмәк тегәргә тукыма кисәге бирәләр иде”, – дип искә төшерә иде ул.
Татьянаның әтисе колхозга керергә теләмәгәч, гаиләдән барлык мал-туарны – ат, сыер, хәтта идән астына яшереп куелган дуңгыз баласын да тартып алалар. Гаилә кычыткан, алабута, кыргый суган белән туклана башлый, чөнки бәрәңге һәм ипи җитәрлек булмый.
Сугыш башланганда Татьянага ун яшь була. Бу вакытларны ул иң авыр чаклар буларак искә ала. Әтисе Филипп Егорович Рыбаков 1942 елда фронтка китә, ул вакытта аңа 48 яшь була. 1943 елның ноябрендә ул хәбәрсез югала. Ир-егетләр Ватан өчен сугыша, ә авылда балалар, хатын-кызлар, картлар гына кала. Барлык эш-мәшәкатьләр алар җилкәсенә төшә. Урюмның башка хатын-кызлары кебек, әби дә сугыш елларында урман хуҗалыгында “Хезмәт байрагы” артелендә урман әзерләүдә хезмәт куя. Бригаданың милкен караклардан саклар өчен урманда берәрләп еш кына төн куналар. Ә анда шундый хәл килеп чыга, хезмәткәрләр өчен ризык пешерер кеше булмагач, әбине повар итеп билгелиләр. Ничек кирәк шулай тырыша, кыргый суганнан аш пешерә. “Иртәдән үк суга барган чаклар булды, ә аяк астында еланнар мыжлап тора иде”, – дип сөйли иде ул. Татьянага 14 яшь тулгач, ул урманда агач хәстәрли башлый, үсмер яшьтәге кыз өчен бу бик авыр була. Кешеләр түзәләр, Җиңүне көтеп алалар.
Татьяна Филипповна 23 яшендә авылдашы Николай Рыбаковка кияүгә чыга. Ул авыл клубында радист-электрик булып эшли торган була. Ләкин гаиләдә бәхетсезлек килеп чыга – гаилә башлыгы 34 яшендә авырып китә һәм вафат була. Яшьтән тол калган Татьяна каенанасы белән яшәп кала, ул аны һәрчак җылы сүз белән искә алды. Ир-атсыз йортны һәм биш баланы карау авыр була, әмма көчле хатын-кызлар барысын да җиңеп чыга – балаларны бергәләп үстерә, аякка бастыра. Каенанасы еш авырый, эшли алмый, шулай итеп әби аның урынына мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша, ә каенанасы балаларны карый. Укытучылар һәм укучылар мәктәпкә килгәнгә җылы булсын өчен, әби иртәнге сәгать дүрттә мич ягарга чыгып китә торган була. Утынны үзләре әзерли – кисә, яра, өеп куя. Мәктәп идәннәр агачтан була, аларны кырып, чиста итеп юа.
Әбинең хезмәте югары бәяләнә, ул “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә, ә 2003 елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Татьяна Филипповна 2017 елда бакыйлыкка күчте. Аның 14 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Без аны иң мәрхәмәтле, эчкерсез һәм иң яхшы әби, карт әби буларак искә алабыз. Ул безнең өчен – аналарча ярату һәм көчле рухлылык үрнәге.
фото: Курковлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев