Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

12 август – Физкультурачы көне

Район башлыгы Рәмис Са­фиуллов спортчылар һәм тренерларны, физик культураны яратучыларны, спорт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итә.

Физкультурник көне профессионал­ларны һәм һәвәскәрләрне, төрле буын вәкилләрен, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәркемне бердәм командага берләштерә. Спортның тәтешлеләр тормышында гадәти күренешкә әйләнүе сөендерә. Ул кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык, күтәренке рух алып килә, холыкны чыныктыра һәм авырлыкларны җиңәргә өйрәтә.
Тәтеш районы һәрвакыт үз спортчы­лары белән дан тотты. Биредә танылган спортчылар саны елдан-ел арта, алар Россия һәм Халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясап, җиңүче һәм призерлар исеменә лаек булалар. Төбәк, Бө­тенроссия һәм Халыкара дәрәҗәләрдә, шул исәптән Олимпия җәйге уеннары-­2016да яраткан шәһәребезне данга күмгән якташларыбызының про­фессиональ җиңүләре белән горурланабыз. Олимпиада вакытында безнең спортчыларның уңышлы чыгыш күрсәтеп, медальләр алуларын, ә җанатарларга матур һәм онытылмас хис-кичерешләр алып кайтауларын ихлас күңелдән телим, диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы һәркемгә сә­ламәтлек, күтәренке рух, уңышлы стартлар һәм яңа җиңүләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев