Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар үлемсезлеккә атлады

Богдашкино авылында махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә мемориаль такта куйдылар.

(Тәтеш, 13 май, “Тәтеш таңнары”). Валерий Ярухин, Николай Волков һәм Александр Долгов укып чыккан Богдашкино урта мәктәбе ишегалдында тантаналы митинг булды. 

Батырлар истәлеген хөр­мәтләргә район хакимияте вәкилләре, район предприя­тиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре килде. Һәм, әл­бәттә инде, һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары, укытучылары, авылдашлары төп кунак­лар булды.


Чәчләре чаларган авыл ке­шеләре, богдашкинолыларның яшь буыны  Россия һәм Татар­станның дәүләт гимннары астында, әйтерсең лә үз батырларына тигезләшкәндәй, төз рәвештә басып тордылар. Җыелучыларның уйларын һәм хисләрен белдергән “Безнең йорт уртак, без бер гаилә” дигән сүзләр мәйдан өстендә үзенә бер төрле гыйбрәт буларак яңгырады. 

– Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүен билгеләп үтәр алдыннан без мөһим вакыйгада – Россия өчен нацизм белән көрәштә һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерүдә катнашабыз, – диде сәламләү сүзендә район башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Яшь егетләр халкыбыз хакына гомерләрен аямадылар, аларның һәркайсы Батырлык ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнде, алар чынлыкта да каһарман егетләр. Әлеге егетләрне лаеклы тәрбияләүдә сезнең һәркайсыгыз үзеннән зур өлеш кертте. Алар үлемсезлеккә атлады.

Урюм авыл җирлеге башлыгы Алексей Абмаев тәтешлеләр Ватан алдындагы үз бурычларын изге үтиләр, дип билгеләп үтте.   

–     Батырлык һәм кыюлык күрсәткән кече сержант Валерий Ярухин, рядовой Николай Волков һәм старшина Александр Долгов исеме илебезнең яңа тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Чын батырлар тыныч вакытта беленми, ә куркыныч килгән минутларда алар үзләренең гражданлык бурычларын, үлем куркынычын да аямыйча, намус белән үтиләр, – дип басым ясады ул.

Никадәр генә вакыт узса да, һәлак булган ир-егетләрнең әти-әниләренең йөрәкләрендәге әрнү басылмый, богдаш­кинолыларның әти-әниләре дә күз яшьләрен тыя алмадылар. Алар балаларына булган үз кичерешләрен әйтү өчен көч һәм сүзләр таба алмадылар, чөнки аларның кайгы-сагышы гаять зур. 

– Безнең гаиләгә килгән мондый хәсрәт башкаларны читләтеп узсын иде, – дип уртаклашты Валерий Ярухинның кыз туганы Ирина Краснова.

– Безнең егетләр иң кыюлары һәм тәвәккәлләре булып чыктылар. Алар тыныч, имин тормышта яшәргә теләделәр. Хәзер алар безгә күктән карап торалар, бакый дөньяда аларның җаннарына тынычлык иңсен иде, ә алар хакындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. 
Александр Долговның ир туганы Сергей да аның сүзләренә кушылды һәм укытучыларга, сугышчыларга мемориаль такта куюда катнашы булучыларның барысына да рәхмәт белдерде. 

Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истә­леген митингта катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. 
Мәктәп бинасының алгы диварына урнаштырылган мемориаль тактаны район башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм махсус хәрби операциядә катнашучының туганнары ачты. 

Пәрдә шудырып төшерелде, һәм фото­сурәттән мәктәпкә, туган якларына, якташларына таныш йөзле ягымлы яшь егетләр, үз иленең ватанпәрвәрләре һәм Ватан сакчылары елмаюлы караш белән карап торалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев