Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген бөтен Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә

Бу көн тәтешлеләр өчен дә кадерле.

Безнең горур­ланырлык һәм үрнәк алыр­лык шәхесләребез бар. Бөек Ватан сугышы елларында сигез тәтешле Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган - Петр Иванов, Николай Иванов, Михаил Рыжов, Павел Ханжин, Петр Родионов, Яков Староверов, Михаил Дряничкин, Михаил Елисеев. Бишесе Дан орденнарының тулы кавалерлары - Гавриил Сафонов, Григорий Садовников, Петр Малкин, Сергей Дегтев, Николай Зотов - аларның бюстлары Дан Мемориалын бизи, алар яшәгән авылларда исемнәре язылган мемориаль такталар һәм һәйкәл­ләр бар.
Батырларның бу сафы тын калган, бары тик җил генә, канәфер чәчәкләре таҗларын санап, безгә аларның тормыш сәхифәләрен пышылдый кебек.
"Киләчәк буыннар кайчан да булса лейтенант Губарь батареясы, каһарман Иванов сугышчылары турында сөйләүне дәвам итәрләр..." - бу юллар якташыбыз, майор Николай Иванов полкы, үзләренең сугыш кырыннан дошманны үткәрмәгән, артиллеристларына багышланган. Советлар Союзы Герое исеме бире­лүе турындагы хәбәрне ул еракта, Орел шәһәрен дошманнан азат иткәннән соң ишетә.
Чинчуринолылар да ике Советлар Союзы Герое бе­лән горурланалар. Яков Староверов хезмәт иткән артиллерия дивизиясе һәрвакыт фронтның мөһим участогында була. Ул Сталин­град һәм Курск янында батырларча көрәшә, ә 1943 елның сентябрь ахырында аның часте Днепр ярларына килеп җитә. Капитан Михаил Дряничкинга Туган иленең аны шундый зур бүләккә тәкъдим итүен ишетергә насыйп булмый. Батальон командиры Җиңү якынлашкан көннәрдә медсанбатта вафат була. Бу исем аңа 1945 елның 10 апрелендә бирелә. Бүләкләү кәгазендә болай дип язылган: "Сугыш белән оста җитәкчелек иткәне, Одер елгасының көнбатыш ярындагы бәрелешләрдә күрсәткән шәхси батырлы­гы һәм каһарманлыгы, соңгы сулышына кадәр партиягә һәм Ватанга чиксез тугрылыгы өчен..."
Кече Фролова авылында туган рус солдаты Гавриил Сафонов империалистик, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында да Туган илгә хезмәт итә. Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, III дәрәҗә Дан орденына һәм күп кенә медальләргә лаек була. Рейхстагка "Без Ста­линград янында гомеребезне дә аямыйча дошманга каршы көрәшүчеләр һәм фашизм өнен - Берлинны штурмга тотучылар. П. И. Малкин, 1918 елда туган, Татария­дән", дип язган Петр Малкинны үлем пуля белән дә, штык белән дә, снаряд белән дә җиңә алмый.
Болар - намуслы һәм лаек­лы, батыр һәм вөҗданлы, гайрәтле һәм кыю кешеләр.
Хезмәт батырлыгы өчен
Батыр булып тумыйлар, алар шундый булып җитлегәләр һәм бары тик хезмәт фронтындагы аерым фидакарьлекләре өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр. Аңа заманында Тәтеш районында Сәетгәрәй Габбазов, Клавдия Линькова, Михаил Зотов, Николай Похлебкин, Михаил Куприя­нов лаек булды. Ватан Геройлары көне җитәрәк без Сәетгәрәй Фәйзрахман улының тол калган хатыны, 92 яшьлек Наҗия Сафый кызы янына бардык.
Ул ире исемен йөрткән урамда яши, олы яшьтә булуына карамастан, безнең "Тәтеш таңнары"н укый, аеруча авыл халкы тормышы белән кызыксына. Наҗия әбинең күңеле көр булуына, якыннарының олы хөрмәтен тоеп яшәвенә, әле кухняда хуҗабикә булуына сөендек.
"Сәетгәрәй тыйнак кеше иде, кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләде, Ленин ордены һәм Халык­лар дуслыгы ордены белән бүләкләнде, заманында гектардан иң югары - 40 центнер уңыш алганы өчен Социалистик Хезмәт Герое йолдызына лаек булды, - дип искә ала ул. - Һәм бернинди батырлык эшләмәдем, бары тик туган җиремдә намуслы хезмәт иттем дип санады. Илле елга якын районыбыз кыр­ларын сөрде, чәчте һәм уңышын җыеп алды".
Архивлар актарганда, мин узган гасырның 80-90нчы елларында (совет чоры) районнан 53 кешенең III дәрәҗә Хезмәт даны орде­ны белән бүләкләнүе, икесенең II дәрәҗә Хезмәт даны орденына лаек булуы турындагы мәгълүмат­ларны таптым. Нигездә - гади колхозчылар. Яңа заман яңа батырларын тудыра. Кем белә, бәлки, бүген мәктәп парталары артында булачак Россия Геройлары утырадыр. Тик аларга үз батырлыкларын тыныч тормышта күрсәтергә насыйп булсын, чөнки аларның бабалары Туган илебез иминлеге һәм азатлыгы, яшь буынга бәхетле тормыш бүләк итү хакына сугышкан бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев