Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтен программалар да эшләячәк

Объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт эшләренең барышы район башлыгының көндәлек контрольлегендә.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов район активын эш төрләре белән таныштырды.
Тәтешлеләр яңа төзелешләрне кызыксынып күзәтәләр. Көньяк микрорайон 12 фатирлы ике йорт белән тулыланачак. Көньяк урамындагы 23нче йортның өченче катын салу тәмамланып килә, ә 24енчедә түбә ябу эшләре бара. Хәер, аларның беренчесен салу күпкә иртәрәк башланган иде ("СтройИнвест" ПМК ҖЧҖ), Буалар тизрәк эшлиләр.
"Миләшкәй" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләрен тәмамладылар, тышкы эшләр генә калган. Шәһәрдәге күп катлы 8 йортның икесе "Тетюши Жилсервис" көче белән ремонтланды, хәзер алар өченче йортка керештеләр. "Бөтен программалар да гамәлдә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Халыклар дуслыгы йортын төзәтүгә акча бирелде, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын ремонтлау дәвам иттереләчәк, яңа ФАП һәм ветпункт өчен урын әзерләнде, башка объектларда да эшләр дәвам итә. Иң мөһиме - нык һәм сыйфатлы итеп төзергә". Ул барлык подрядчылардан республика биргән акчаларны намуслы файдалануны һәм тизрәк эшләүне таләп итте. Президент программалары һәм район җитәкчеләренең шәхсән кызыксынулары нәтиҗәсендә бүгенге көндә, Әхәт Фатыйхов хәбәр иткәнчә, Кече Әтрәчтә яңа клуб стенасын өюгә керешкәннәр, Тоншерма мәдәният йорты ремонтлана (шушы көннәрдә фасадын тышлый башлаячаклар), шулай ук авыл мәктәбен бизәү эшләре тәмамланып килә.
Районда "Чиста су" программасы буенча эшләр дәвам иттерелә, шәһәрдә күп катлы тагын 7 йорт (52 фатир) аерым җылытуга күчереләчәк. Унике торак пунктта урамнарны яктырту өчен 188 лампа урнаштырылачак. Тәүге тапкыр район авыл җирлекләре административ биналарын (Олы Шәмәк, Зур Әтрәч) ремонтлау программасында катнашачак. Планнарда - шәһәр паркын төзекләндерү һәм "Чайка" лагеренда төзелеш эшләре. Әле бу быелгы төзелеш объектларының тулы исемлеге түгел.
Агросәнәгатьнең матди-техник ба­засын яңартуны көтәбез, авыл хуҗалыгы предприятиелә­рендә 200 башка - 4 һәм тагын 100 башка 5 абзарны капиталь ремонт­ларга кирәк булачак. "Нур"да яшелчә сак­лагыч капиталь ремонтланачак.
Республика, район һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бүлеп биргән акчалар тәтешлеләр файдасына эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев