Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүп-чар белән булган проблеманы ничек хәл итәргә

Яз, өмәләр һәм... ­ботак өемнәре: шәһәрдә яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларын үсемлек чүп-чары белән тутырды.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында сани­тар-экологик ике айлык башланды, шәһәр һәм авыл халкы йорт яны терри­торияләрен, урамнарны тәртипкә китерә. Барысы да яхшы булыр иде, әгәр дә бер “ләкин” сүзе булмаса: каты көнкүреш калдык­лары мәйданчыгына өеп куелган чүп күләме артканнан-арта бара.  

Тулып ташыган контей­нерлар һәм вакытында төяп түгелмәгән чүп-чар ту­рындагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә көн саен диярлек барлыкка килә. Сә­бәбе нәрсәдә – без моны районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков белән бергәләп ачыкларга тырыштык. 

Без шәһәр урамнары буйлап үттек һәм, чынлап та, борчылыр өчен сәбәп булуына инандык. 

Безнең рейд көнендә Толстой урамындагы контейнерлар буш иде диярлек, ләкин алар янәшәсендәге киселгән агач ботакларыннан “Эверест” гаҗәпкә ­калдырды.  

–     Кичә “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре барысын да төяп түктеләр. Төнлә белән тагын чүп-чар китергәннәр. Моны кем эшләвен без хәтта чамалап беләбез дә, ләкин бездә дәлилләр юк, – ди ­Максим Алексеевич. 

Аңлатып китәргә кирәк, үсемлек чүп-чарын төяп түгү төбәк операторы вазифасына керми. Монда шундый сорау килеп туа: торак пунктларда яшәүчеләргә аны кая куярга?

–     Чараларның ­берсе: хосу­сый милекчеләр транспорт яллыйлар һәм үсем­лекләрдән җыел­ган чүп-чарны каты көн­күреш кал­дыклары мәйдан­чык­ларына төяп илтәләр. Ботакларны һәм киселгән куакларны ваклап турарга һәм контейнерга чыгарырга, яки инде чүп күмү чокырларына өеп куярга, көнкүрештә мунча ягар өчен кулланырга мөмкин, – дип аңлатма бирде Максим Алексеевич. – Исегезгә төшерәм, җирлекләр һәм шәһәр округлары тер­риторияләрен төзек­лән­дерүнең муниципаль ка­гыйдәләрен, кал­дык­лар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар – ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазифаи затлар – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затлар ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга җәлеп ителәчәк.  Шундый гамәлләрне ел дәвамында икенче тапкыр кабатлаган өчен гражданнар – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр; вазифаи затлар – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затлар биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр административ штрафка җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтә районның административ комиссиясе баш белгече Юлия Долинина.   

Моңардан аңлашыл­ганча, үсемлек чүп-чарын тиешсез урында, мәсәлән, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары мәй­данчыклары янына өеп калдырган өчен шактый зур штраф алырга мөмкин.

Безнең әңгәмә барышында районның административ-техник инспекциясе начальнигына Көньяк урамында чүп-чар түгелмәве турындагы хәбәр килде. Без әлеге адрес буенча киттек. Толстой урамындагы кебек шундый ук хәл, дөрес, контейнер читендәге чүп-чар күләме шактый азрак.  

Әйе, боларның барысын да, күп көч куеп һәм вакыт сарыф итеп, “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре җыештыра. Чүп түгү өчен җавап бирүче төбәк операторы түгел, ә шәһәрне төзекләндерүче кешеләр шөгыльләнә. Шулай булгач, безнең барыбызга да аларның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәктер? Чүп-чарны да контейнер янына түгел, ә аның эченә ташларгадыр?

Рейдны төгәлләп, без Вахитов урамы буйлап узарга булдык. Җирлек кеше­ләренең нәкъ тә шунда, чокырда, тиешсез бик зур чүплек барлыкка ки­терүләрен шәһәрле­ләрнең күбесе белә. Иванов урамында яшәүче Виталий нәкъ тә безнең күз алдында чокырга тачкасындагы чүп­не әй­лән­дереп төшерде. Болай эшләргә ярамавы турында шелтә белдерүгә чиктән тыш гаҗәпләнде.      

– Бөтен чүпне гомер буе чокырга ташладык, бер­нәрсәсе дә юк. Ә хәзер үз­гәр­деме әллә? Трактор бе­лән читкәрәк эттерергә дә, шуның белән эш бетте”, – диде ул. – Бераз шушында басып торыгыз. Хәзер минем кебек тагын егерме кеше киләчәк. 
Максим Алексеевич мәгълүматлары буенча, Вита­лийны хәзер административ комиссиягә чакырачак­лар, аңа штраф яный. 

Ә контейнер эчендәге чүпне түгү белән нәрсә? Анысы да шулай ук ике тапкырга күбәйде. Моның белән төбәк операторы шөгыльләнә.

– Каты көнкүреш калдык­лары мәйдан­чык­ла­рыннан чүп-чар расланган тәртип нигезендә төяп түгелә, һәр мәйданчык өчен аерым бер график бар. Сигез кублы бункерлар чүп-чардан һәр өч көн саен бушатыла, бер куб­лы контейнерлар – көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, – дип билгеләп үтте Максим ­Алексеевич. 

Районда санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Шәһәр һәм авылларның тышкы күренеше, торак пунктлардагы чисталык һәм тәртип безнең һәр­кайсыбыздан тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев