Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлфия Вәлиева: "Яхшы кешеләрдән уңдым мин"

Хезмәттәшебез Гөлфия Вәлиеваны тәҗрибәсе, зирәклеге һәм һөнәри осталыгы өчен ихтирам итәбез.

Атнага ике тапкыр сез район газетасының яңа санын аласыз: аны даими укучылар язманың стилен һәм авторы кем булуын шунда ук төшенәләр.
Әмма редакция коллективында корреспондентка фикерләрен төгәлрәк ачып бирергә ярдәм итүче, кирәк урында шомартып җибәрүче, я булмаса рәсмилек өстәүчеләр бар. Язмалар астына аларның фамилияләре куелмый, әмма алар булачак газетаны укучы күзлегеннән чыгып беренчеләрдән булып бәялиләр. Шуларның берсе - Гөлфия апа. Коллективта без аны гади генә, гаиләдәгечә, олылап шулай эндәшәбез.
Кешеләр һөнәрләренә төрлечә киләләр. Гөлфия апаны язмыш үзе редакциягә җитәкләп китергән диярсең, чөнки биредә ул иҗади сәләтен тормышка ашыру белән бергә, туган телгә булган мәхәббәтен меңләгән кешеләр белән уртаклашу, башкаларга файдалы булу бәхетенә ирешкән.
Редакциягә килгәнче Гөлфия Рәхим кызы башта Тәтеш типографияс­ендә хәреф җыючы булып эшли. Ул чакта текстның ничек җыелуын хәзерге яшьләр күз алдына да китерә алмыйлар. Ә аның элекке хезмәттәшләре хәреф җыючының нинди катлаулы һәм авыр хезмәт булуын беләләр: металл хәрефләрдән торган кассалар, басу станок­лары гөрелтесе, юып та бетереп булмый торган типография буявы исе. Биредә белеп эшләү генә аз, беренче нәүбәттә, белем дә, өлгерлек тә кирәк. Эшен җитез башкаруын күреп алган редакция җитәкчелеге аны үз ягына "тарта".
Шулай итеп, аңа иҗатка якынлашу мөмкинлеге барлыкка килә. Башта язу машинкасында баса, аннан соң корректор итеп күчерелә, соңгы 30 елын тәрҗемәче булып эшли.
Әйтеп җибәрергә, өйрә­тергә һәрвакыт әзер булган элекке хезмәттәшләрен Гөлфия апа аерым бер җылылык белән искә ала. "Шунысы гаҗәп, кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт коллектив әйбәт булды, яхшы кешеләрдән уңдым мин". Хезмәттәшебез безне нәрсәсе белән җәлеп итә? Аның күңел көрлеге һәм максатка ирешүгә булган үҗәтлеге. Ул беркайчан да күңел төшенкелегенә бир­елмәс, һәр эшне ахырынача җиткерер. Ул инде менә беркайчан да авыр хәлдә калдырмас, һәрвакыт янәшәдә булыр.
Гөлфия апа эшен ярата дию генә аз, дөресрәге - ул тормышка гашыйк. Шифалы яңгырга да, шуннан соң яшел хәтфәдәй булып үсеп килүче уҗымнарга да, дөньяны якты нурга күмгән кояшка да сөенә. Кулына чалгы алса, ирләргә бирешмәслек, чөнки үзе әйт­кәнчә, ул бит авыл кызы.
Беренчеләрдән булып эшкә килә һәм өстәленә куелган текстларны тәр­җемә итеп бетермичә, урыныннан кузгалмый. Ә без аның үз эшен төгәл һәм грамоталы итеп башкаруына шикләнмибез.
"Гөлфия Рәхим кызы - үз эшенең остасы һәм шул ук вакытта газетада­гы һәр хәреф, һәр сүз өчен борчыла, - ди аның ха­кында баш мөхәррир Людмила Путятинская. - Нинди генә эшкә алынса да, җире­нә җиткереп башкара, күңеле дә һәрчак игелектә - өмәләр булсын­мы, газетага язылуны оештырумы яки район тантаналарымы. Гөлфия апаның киң күңелендә һәркайсыбызга урын бар, ә газетабызның һәр санында укучыларыбызга хөрмәте сизелә".
Элекке традицияләрнең бүгенгә кадәр саклануы, яшьләрнең өлкән хезмәттәшләренең киңәшләренә колак салулары газета эше ветеранын сөендерә.
Корреспондент Сания Сә­мигуллина Гөлфия апа бе­лән җиденче ел эшли: "Бу вакыт эчендә аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Кайвакыт образлы итеп әйтеп бирерлек сүзләр тапмаганда, аңа мөрәҗәгать итәм. Ул минем таләпчән тәнкыйтьчем һәм игелек­ле ярдәмчем дә, аның мактавы теләсә кайсы автор өчен зур бәя".
"Институтны тәм­амлауга редакциягә эшкә килдем, - ди газетаны компьютерда биткә салучы Гөлфинә Әмерханова. - Гөлфия апа остазым булуы өстенә, акыллы киңәшләре белән дә тормышымда ярдәм итте. Янәшәңдә ышанычлы, таянырлык шундый кеше булуы бик әйбәт".
Гөлфия Вәлиева хезмәте­нә күрә хөрмәтен дә яулады. Район бүләкләреннән тыш, ТР Матбугат министрлыгының Мактау грамотасына, ТР Минис­трлар Кабинетының Рәхмәт хатына һәм хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Хезмәттәшебез - Ватанга лаеклы хезмәт итүче ике егет тәрбияләгән кайгыртучан ана, шуның өстенә биш оныгының яраткан дәү әнисе дә.
Зур булмаган фатирында, анда барсына да урын җитә, көтеп алган балалары җәй буе кунак булалар. Ул кояш белән бергә торып, телең йотарлык итеп гөбәдия, кетердәп торган кыстыбый пешерә, мантыен да ясап өлгертә. Шундый көннәрдә өенең шат авазлардан гөр килеп торуы белән ул бәхетле.
Ә бүген, туган кө­нендә, Гөлфия Рәхим кызы ир­тә­дән үк туганнарыннан, дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән чәчәк бәйләмнәре, ихлас җылы теләкләр кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X