Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иңне-иңгә куеп...

Аларны җыр-моң бәйләгән.

 (Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таңнары"). 

“Без бергә булганда – безгә куркыныч түгел, Без аерым булганда, ул чакта безнең теләсә кайсыбыз икебез өчен, Шулай булганда  мәхәббәт һәм безнең тормыш заяга узмый”, –  әлеге юлларны Александр Скурихин 40 елдан күбрәк элек үзенең булачак хатынына багышлап язган.

Аларны җыр-моң бәйләгән. Вера Владимировна Казан дәүләт университетында икенче елын укыган һәм Халык хоры капелласында катнашкан чагы була, беренче курс студенты Александр Филиппович тыңлаулар узып, шулай ук музыка берләшмәсенә килеп эләгә. “Ел нәтиҗәләре буенча капелланың иң яхшы яңа килүчеләре сайлап алынды. Ул иң яхшы яңа кеше иде. Аның белән таныштырдылар, исемле сәгать тапшырдылар һәм хор белән дирижерлык итү хокукын бирделәр. Аңа төбәлгәч, без дустым белән бер-беребезгә карашып алдык та, дөрес урынга эләгүебезне аңладык”, – дип сөйли ул булачак хатыны белән беренче очрашуы турында. 

Яшьләр бер тулай торакта яши һәм атнага өч-дүрт тапкыр уза торган репетиция­ләрдән соң бергә кайта торган булалар. Ләкин кышкы походтан соң чынлап торып дуслашып китәләр. “Мин аның рюкзагын күтәреп йөрдем. Бердәм походлар кешеләрне төрле яктан ача. Аның матурлыгыннан, җырлый белүеннән тыш, мине күңелләребезнең охшашлыгы гаҗәпкә калдырды. Аңа лаеклы икәнменме соң, дип шикләндем”, – ди Александр Филиппович. “1975 елның 30 мартын без аерым дата дип саныйбыз, ул чакта өстенлекләрне  ачыкладык, бергә булачагыбызны аңладык”, – дип өсти Вера Владимировна. Студент чакта өйләнешкәннәр. 1976 елда аларның уллары туа. Яшь булуга карамастан, Александр Филиппович, гаиләне  тәэмин итәргә тырышкан: утын бушатуда эшләгән, тулай торакта идән юган, өстәвенә укыган һәм югары стипендия алган. Хәзер, артка күз ташлап, Скурихиннар тормыш авырлыкларына караганда, аның кызыклы ягы күбрәк булды, дип саныйлар.
Вера Владимировна университетны иреннән иртәрәк тәмамлый, билгеләнеш буенча баласы белән Оренбургка юл ала. “Ә бер елдан соң  ирем мине һәм инде ике улымны Төмән өлкәсенә алып китте”, – дип уртаклаша ул. Скурихиннар Ханты-Мансийскида утыз елдан артык яши. Биредә аларның өченче балалары – кызлары Вероника туа. 

Бергәләп “Хантымансийск­геофизика” предприятиесендә хезмәт куялар, әмма үзгәреш җилләре кагыла, һәм ир белән хатынга эш урыннарын алыштырырга туры килә. Александр Филипповичка яңа структурада – җир асты казылмаларын рациональ файдалану фәнни-аналитик үзәгендә катнашырга тәкъдим итәләр, Вера Владимировнаны Ханты-Мансийскиның округ телекомпаниясенә бүлек начальнигы итеп чакыралар. Аннары хөкүмәт округында  эшли, ә соңрак төбәк институтында нәшрият үзәгенә дә җитәкчелек итә, өстәвенә шушы еллар эчендә үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашыр­га өлгерә.

“Әгәр вәзгыять чыкса, кем беренче булып дуслашырга килә? Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?” – дип сорыйм. “Без сөйләшәбез. Экзюпери болай дигән бит: “Ярату бер-береңә карау дигәнне аңлатмый. Ярату – димәк бер юнәлештә карау дигәнне аңлата”. – Кайчандыр күптән без теләсә нинди мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, ә барысын да үзебездә яшереп йөртмәскә хәл иткән идек, шул чакта йомгак сүтелә, мәшәкатьләр китә. Гаилә төзегәндә кешеләрнең билгеле бер максатлары булырга тиеш. Бу максат – гаилә бәхете. Аның иминлеге өчен эшләргә кирәк тә инде”, – дип җавап бирә Александр Филиппович. “Без балалар алдында беркайчан да ачуланышмадык, һәм мөнәсәбәтләр башлангычында ук безнең сөйләмдә беркайчан да “аерылышу” сүзе булмаячагын килешенеп куйдык. Минемчә, гаиләдә коллык буйсынучанлыгы була алмый. Һәр нәрсәнең нигезендә ярату һәм хөрмәт бар”, – дип өсти Вера Владимировна.

Пенсиягә чыккач ир белән хатын яшәү урынын алыш­тырырга була.  “Ярославльдән алып Волгоградка кадәрге барлык мөмкин булган төрләрне карап чык­тык. Идел якын булу безнең өчен мәҗбүри шарт иде. Иремнең туган шәһәре елга ярындагы иң матур урыннарның берсендә урнашканда, нәрсәдер эзләү сәер икәнлеген ниндидер бер мизгелдә аңладык”, – ди Вера Владимировна һәм үзенең ике мавыгуы: “Анданте” дуэ­ты һәм Тәтеш ягы тарихы музеенда экскурсия алып баручы эше турында сөйли. “Әлеге шәһәр миңа бүгенге көндә үземне эштә  кирәкле һәм бәхетле булуымны тояр өчен барысын да бирде”, – дип саный ул. Александр Филиппович шулай ук эшсез утырмый: өйләрен төзекләндерү белән шөгыльләнә; электр рубаногы һәм болгарка белән эшләргә өйрәндем дип шаярта. Лаеклы ялга чык­кач, тормыш әле  бары тик башлана гына дип раслый ир белән хатын. “Пенсиягә вакытында китәргә кирәк, шул чакта җайлашуы да җиңелрәк”, – дип билгеләп ­­үтә ир-ат.

Скурихиннар үз язмышларын бәйләгәнгә кырык өч ел үткән. Әлеге шактый еллар эчендә алар бер-берләренә булган мәхәббәт һәм хөрмәтне югалт­маган, ә киресенчә арттырганнар гына. Александр Филипповның булачак хатынына багышлап ярты гасыр чамасы элек язылган шигъ­ри юллары әлегә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган: алар бергә булганда, аларга бернәрсә дә куркыныч түгел! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев