Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле рухлылар бәйрәме

Тәтештә "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2001-2002 елда туган малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте.

Республиканың 15 районыннан 180 спортчы медальләр өчен көрәште. Спорт комплексның көрәш келәме өстендә бәйрәм рухы сизелеп торды. Чираттагы республика Беренчелеген Тәтешебездә уздыру урыны да очраклы гына сайланмаган, Тәтеш көрәшчеләренең уңышлары аның исеме белән бәйле булган тренер Сәгыйть Ибраһимов быел үзенең илленче - юбилей туган көнен бәйрәм итә. Татарстан спорт көрәше Федерациясе һәм район җитәкчелегеннән, хезмәттәшләреннән һәм үзенең шәкертләреннән котлаулар кабул итү аның күңеленә бик тә хуш килде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР спорт көрәше Федерациясенең башкаручы директоры Рөстәм Таһиров, спорт көрәше Федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов спортчыларны һәм тамашачыларны сәламләделәр. Ачу тантанасында халыкара класслы спорт мастеры, Олимпия уенында катнашучы, Европа чемпионы Сергей Тимофеев һәм халыкара класс­лы спорт мастеры, Европа чемпионы Лилия Исламова катнаштылар.
Бүләкләүләр алкышлар астында узды. Татарстан Респуб­ликасында физик культураны һәм спортны үстерүдәге фидакарь өлешләре өчен Рәмис Сафиуллов һәм ирек­ле көрәшчеләр тренеры Сәгыйть Ибраһимов ТР яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Спорт көрәше Федерациясе министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Хөкемдарның сызгыртуы - көрәшкә әзерлек
"Мондый ярышлар яшь спортчылар өчен бик мөһим. Аның нәтиҗәләре Ульянда узачак Идел буе Федераль Округы Беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма составын билгеләячәк", - диде ярышның төп хөкемдары Альберт Хәйретдинов, турнирның максатын белдереп.
Ярышның беренче көнендә келәмгә 120дән күбрәк яшүсмер чыкты. Безнең районны "Медведь" спорт клубы көрәшчеләре тәкъдим иттеләр. Тренерлары Сәгыйть Ибраһимов, Александр Яковлев. Яшь спортчылар барлык үлчәү категорияләрендә дә диярлек көндәшләренә лаеклы каршылык күрсәттеләр. 50 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында тәтеш­леләрнең финал көрәшенә чыгуларын карап тору икеләтә күңелле булды. Илнар Бикмуллин һәм Андрей Красненков - сабакташлар һәм тормышта якын дуслар, ләкин келәмдә көндәшләр. Илнар көчлерәк һәм өлгеррәк булып чыкты. Алтын һәм көмеш - команда хисабына. Тәтеш­леләрнең медальләр исәбе һәрбер финалдан соң арта барды. Булат Зәйнуллин һәм Игорь Карбулов Беренчелекнең көмеш призерлары булдылар. Роман Майоров, Илназ Мингалиев, Радэль Камалеев, Булат Зәйнуллин, Раил Фәсхетдиновлар бронза медальләр яуладылар.
Ярышның икенче көнендә кызлар үзара ярыштылар һәм биредә һәрбер үлчәү категориясендә чибәркәйләр районны лаеклы тәкъдим иттеләр, аларның осталыкларын карап торганда сокланмый һәм таң калмый мөмкин түгел иде. Татарстан спорт көрәше Федерациясе Президенты Әгъзам Гобәйдуллин аларга җиңүләр һәм спортта югары казаныш­лар юлдаш булуын теләде.
Безнең йолдызчыгыбыз Наташа Храменькова көндәшлеккә генә түгел, хәтта лаеклы оттырышка да беркемгә өмет калдырмады, ул республикада гына түгел, шулай ук регионара һәм хәтта бөтенроссия турнирларында да җиңүләргә ирешә. Мария Кильганова да үз үлчәү категориясендә җиңүче булып, уңышлы чыгышы белән сөендерде. Алинә Ибәтуллина (рәсемдә), Елизавета Макарова, Ксения Семенова, Анастасия Алякина, Мария Меченова үз үлчәү авырлыкларында берсе артыннан берсе көмеш медальләр яуладылар. Бронза - Алинә Хәсәнова, Валентина Лаврова, Яна Ионова, Милена Нойкина, Раилә Фәсхетдинова, Татьяна Мельниковаларда. Бүләкләү тантанасын Әгъзам Гобәйдуллин һәм Рәмис Сафиуллин үткәрделәр. Ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, Әгъзам Самат улы болай диде: "Тәтешле-җиңүчеләрнең исемнәре Россия, Европа, Дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында яңгыраячагына ышанам".
"Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасында районыбыз­ның ирекле көрәш буенча командасы үзтөркемендә (30 мең кешегә кадәр) 18 ел дәвамында команда зачетында ун тапкыр беренче урынны яулады", - диде Сәгыйть Гәбдрәүф улы, шәкертләренең нәтиҗәләреннән канәгать булып.
Пьедестал бушап калды, аерылышу мизгелләре җитте. "Сау бул, рәхмәт, Тәтеш", - диделәр хуҗаларга кунак­лар. "Тәтештә яңадан очрашканга кадәр!" - дигән җавап ишетелде.
БЕЛЕШМӘ: ИБРАҺИМОВ Сәгыйт Гәбдрәүф улы
1966 елның 3 гыйнварында Төркмәнстанның Чарджоу өлкәсе Сакар поселогында туа. Югары квалификация категорияле тренер, ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры (1988), гер спорты буенча Халыкара класслы спорт мастеры. Ирекле көрәш буенча Тәтеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Батыр" республика һөнәри спорт мәктәбе тренеры. Физик культура һәм спортта ТРның атказан хезмәткәре (2015). "ТРда физик культураны һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен" билгесе белән бүләкләнә. Грамоталар, рәхмәт хатлары, ТР, РФ яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР ирекле көрәш Федерациясе Рәхмәтләре, "2014 елда XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары" истәлек медале (2016) бар.
20 спорт мастеры, 60 спорт мастерлыгына кандидат һәм 100дән күбрәк беренче разрядлы спортчы әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев