Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киртәледә мордва теле укы­тучыларын һәм якшәм­бе мәктәпләре җитәк­челәрен укыту семинары булды

“Шумбраши, кельгома ялгат! Здравствуйте, дорогие друзья! Исәнмесез!” – ­Киртәле урта мәктәбендә кунакларны шундый сәламләү сүзләре белән каршы алдылар.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Бөтенроссия мор­два теле көнен бәйрәм итү ­кыса­ларында Киртәле урта мәк­тәбендә мордва теле укы­тучыларын һәм якшәм­бе мәктәпләре җитәк­челәрен укыту семинары булды.   

Исегезгә ­төше­рик, Киртә­ле мәктәбе – бү­генге көндә Татарстанда балаларны 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр мордва телен өйрәтү буенча республика­ның дәүләт телләре – рус һәм татар те­ле дәрәҗәсен­дә ­укытыла торган бер­дәнбер уку йорты. 

Семинарга мордва телен киң җәелдерүдә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Та­тар­станның Халык­лар дуслыгы йорты вәкилләре, Тә­­теш, Алексеевск, Чирмешән ­рай­­оннарыннан укы­тучылар һәм якшәм­бе мәк­тәп­ләре җи­тәк­че­ләре, Мор­до­вия­­дән деле­гация килде. 

Катнашучылар күпмил­ләтле Татарстанда туган телләр эш­чән­леге мәсьәләләре, мор­два телен һәм мәдә­ниятен саклау, үстерү өлкә­сендәге проектлар ту­­рында фикер алыштылар. ТР мордва милли-мәдәни автономия­се эшчәнлеге турында аның рәисе Наталья Сабитова сөйләде. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Резидә Гарипова Тәтеш районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен сак­лау һәм үстерү эш­ләре турында бәян итте.

“Педагог 13.ру” ­педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгенең этно­мәдәни белем бирү лабораториясе хезмәт­кәрләренең чыгышлары видеоэлемтә рәвешендә узды.

– Безнең мәктәп укучылары һәм укы­тучыларының төп өле­ше – ул мордва мил­лә­те вәкилләре. Фән­нең төрле өлкә­ләрендә сый­фатлы белем би­рү, туган телгә мәхәббәт тәр­бияләү, укучыларны халык мәдәнияте нигезләрендә тәрбияләү, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белә торган буын үстерү – болар мәктәпнең педагогика коллективы алдына куелган төп бурычлар, – дип уртаклашты Киртәле урта мәктәбенең туган (мордва) тел һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова. Педагог фикеренчә, үз халкыңның телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен шартлар тудыру өлгереш сыйфатын арттырырга ярдәм итә.    

Галина Васильевна уку­чыларның казанышлары турында сөйләп, бары тик быелгы уку елында гына да мор­два теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгак­лау этабында Ксения Ро­дио­нованың җиңү яулавын, ә Евгения Родионова белән Николай Романовның призер булуын билгеләп үтте. 

– Мәктәптә “Пайгоня” фольк­лор ансамбле оештырылды. Биюләрне, җырларны, йолаларны өйрәтү укучыларда үз халкы­ның үткәненә һәм бүгенгесенә, аның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә, шулай ук өлкән буынга хөрмәт уята, үз халкы өчен горурлык хисләре булдыра, – дип саный педагог.

Чара кунаклары өчен мәк­тәпнең “Мордва көнкүреше” этнографик музеена экскурсия оештырылды. Тәкъ­дим ителгән ризыклар үзен­чәлеклелеге белән таң калдырды. Шулай ук “Катя кишти” биюләре, мор­дваларның “Кудатя” бөти-кур­чаклары, халык уенчыклары, Кызыл тал якшәмбесенә таллар бизәү буенча мастер-класс­лар булды. Саранскидан килгән укытучы Оксана Трушкова ачык дәрес үткәрде.

Семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл барышында хезмәт тәҗрибәләре белән ­уртаклаштылар.

Мордва теле көне педагогик осталык һәм иҗат бәйрә­ме булды, ул семинарда катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Мәктәп коллективы “Тел – халык яшә­еше, аның җаны һәм тор­мыш-көнкүреше...” дигән әдәби-му­зыкаль композиция күрсәтте.

Кунаклар очрашуга йомгак ясап, чараның бай эчтәлек­ле, файдалы булуын, ­югары дәрәҗәдә оештырылуын бил­геләп үтеп, туган телне, мә­дәниятне саклауга һәм үс­те­рүгә үзләреннән шәхси өлеш кертүчеләргә рәхмәт ­бел­дер­деләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев