Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Җәббаров: “Бар көчеңне куеп эшләргә кирәк”

Тәтеш районына эшлекле сәфәр белән ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде/

(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”). Визит вакытында Марат Җәббаров районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев озатып йөрүендә кырларны вертолетка утырып карап йөрде, ә аннары “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуында район башлыгы урынбасары Евгений Курков, аграрийлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

– Республиканың кайбер районнарында арпа чәчәргә керештеләр инде. Быел чәчү эшләре буенча әлегә ике атнага алда барабыз, ашлама буенча да әзерлек бар, чәчүлекләр китерү бара, 40ка якын чәчү мәйда­ны өстәмә тукландырылды, – дигән мәгълүматны җиткерде тәтешлеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. – Туф­ракның берьюлы өлгерүен исәпкә алганда техникага эшләү күләме зур булачак.  

Марат Җәббаров ашлыкка бәяләр белән бәйле катлаулы хәлне билгеләп үтте. Бөртекле культуралар буенча калган игеннәр күп, бәяләр түбән, шулай да үсемлекчеләр үз про­­дукцияләрен сатарга мәҗбүрләр, чөнки авыл ху­җа­лыгы тармагын алда торган авыл хуҗалыгы елын­да финанслау кирәк.     

Сөткә дә бәяләр төште. Марат Азат улы сөтне кабул итүдә килеп туган мәсь­әләләр буенча рес­публи­каның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде һәм тиздән Апаста сөт заводы сафка басачагын хәбәр итте, бу якын-тирә районнарның, аерым алганда Тәтеш районының да, сөт җитештерүчеләре өчен үзенә бер төрле ярдәм булачак.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министры ­катлаулы икътисади хәлгә кара­мас­тан, бездә дәүләт яр­дә­ме чаралары гамәлдә ­булуына басым ясады. 

– Алдагы өч елда сөткә бәя әйбәт булды, тармакны үстерүгә зур акчалар кертелде, республика халыктан 19 мең терлек сатып алды, – диде ул. – Әлегә авыл хуҗалыгы товар җитеш­терүчеләренә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары гамәлгә ашырылганда, моңардан файдаланырга кирәк. Һәрхәлдә, безнең эшчәнлектә, никадәр генә авыр булмасын, булдыра алганча бар көчеңне куеп эшләргә кирәк.
КФХ башлыгы Илья Казаков республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләрен белдерде, хупланган кайбер гари­заларның аның фермер хуҗа­лыгын үстерүдә ярдәм итүен билгеләп үтте.

Очрашу ахырында аграрийлар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

 

Районда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру төгәлләнеп килә – 6 апрельгә планнан – 77 процент, уҗым культуралары  88 процент өстәмә ­тукландырылган. 
Күпьеллык үләннәр – 2880 гектарда, көзге иген культуралары – 360 гектарда, туңга сөрелгән җирләр 3400 гектарда тырмаланган. 
Шушы араларда аграрийлар язгы чәчү эшләренә керешәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минсельхозпрод РТ зяббаров