Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәңгелек истәлекле көнгә салют һәм дан!

Бөек Җиңү көне алдыннан "Тәтеш таңнары" газетасы коллективы һәркайсы­гыз­ның тормыш кыйм­мәт­ләрен, аның һәрбер миз­­гелен, кечкенә генә уңыш­ларга да сөенеп, якын кешеләр белән үзара аң­ла­шып яшәвен тели.

Хөрмәтле ветераннар!
Тыныч күк йөзе, балаларыбызның елмаеп, яшьләрнең бәхетле һәм имин тормышта сөенеп яшәүләренә мөмкинлек биргәнегез өчен сезгә хөрмәтебезне бел­де­­рәбез! Бөек Җиңү өчен рәхмәт! Барыгызга да сә­ламәтлек, якыннарыгыз янә­­­шәсендә озын һәм тыныч гомер кичерүегезне тели­без. Бәйрәм белән!
Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Павлович Майоров - балалар һәм яшьләр янында еш кунак.
Сугыш турындагы хатирә­ләр ничек кенә авыр булмасын, яшь тәтешлеләргә ул үз буыны кешеләренең батырлыгы, ватанпәрвәрлеге хакында горурланып сөйли. 17 яшендә Александр фронтка алына. Беренче сугыш юлын Белоруссия фронтында уза.
"Немецләр бездән 15 километрда иде, - дип искә ала ветеран. - Окоп­лар ка­зыдык, землянкада яшә­­дек, анда караватны плащ-палатка алыштырды, ә түбәсен ылыс ботаклары". Якташыбыз баш командующийны элемтә белән тәэмин итә, үзенең унлап элемтәче дус­ларыннан аермалы буларак исән кала.
Кенинсбергны алу бигрәк тә авыр булды, дип билгеләп үтте ветеран. Әмма биредә Бөек Җиңүне каршылавын ул мәңгегә хәтерендә сак­лый. Фашистларны тар-мар иткәннән соң да әле, ул тагын биш ел армиядә хезмәт итә: Берлинда, Польшада, Мәскәү янында.
Александр Павлович тыныч тормышка "Германия янындагы Җиңү өчен", "Кенинсбергны алган өчен" һәм маршал Жуков медаль­ләре белән кайта. Аның сугышчан батыр­лыгы Ватан сугышының II дәрәҗә ордены белән дә билгеләнгән.
Тәтештә ул ике ел балалар йортында шофер булып эшли. Аның ­ЗИС-5 машинасы ул елларда шәһәрдә бердәнбер йөк транспорты була. Ветеранның 36 ел гомере Тәтеш автомәктәбе белән бәйле. Ул аның беренче җитәкчесе һәм әлегә кадәр коллективның иң хөрмәтле кунагы булып исәпләнә. Ә аның ярдәмендә булдырылган һөнәри шоферлар әзерләү традициясен республикада иң яхшыларның берсе булган бүгенге коллектив дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X