Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсионерларның яшәү минимумын исәпләүдә бердәм кагыйдәләр әзерләнде

Яшәү минимумы пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү өчен кирәк.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Пенсионерның яшәү минимумы аның яшәү төбәгендә бердәм кагыйдәләр буенча билгеләнәчәк. Россия Хөкүмәтенең тиешле карары проектын Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү өчен кирәкле пенсионерның яшәү минимумы күләме ил буенча һәм һәр төбәк буенча куллану кәрзиненә һәм Росстатның азык-төлек бәяләре турында мәгълүматлары нигезендә исәпләнә.

Әмма законда элек нинди бәяләр – фактик яки фаразланганымы, шулай ук кайсы чорда кулланылырга тиешлеге турында искәртүләр билгеләнмәгән иде. Шуның аркасында кайбер төбәкләр пенсионерның яшәү минимумы күләмен арттыра, ешрак киметә дә алды. Соңгысы социаль өстәмә күләмен киметергә мөмкинлек бирде.

Документ проекты социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында каралды. Аны кабул иткәннән соң, аз керемле пенсионерларга матди ярдәм дәрәҗәсен төрлечә карау, нинди төбәктә яшәвенә карамастан, булмаячак, – дип билгеләп үтә басма.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/30/189017/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X