Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр кешегә сәламәтлек тели

"Балачакта сатучы буласым килде", - дип искә төшерә Зеленовка фельдшеры Евгения Заседателева.

Кайвакытта бала чактагы хыяллар чынга да ашмый кала. Безнең героебызның сәүдә хезмәткәрен сайлау­дагы булачак һөнәренә әнисе киңәше "комачаулый" һәм ул бу хакта бер генә дә үкенми. Үзе ачыктан-ачык болай ди: "Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яши алуыма сөенәм, ул бик зур җаваплылык".
Аның күзәтүе астында 13 бала, 42 өлкән кеше, 13 пенсионер. Һәм барысына - бер Евгения, ул кан басымын да үлчи, прививкалар да ясый, бәла-каза килеп чык­канда "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче беренче ярдәмне дә күрсәтә. Ике ел элек булган вакыйганы мог­җиза дип ничек атамыйсың.
Чакыру буенча район үзәгеннән килгән белгечләр авыл хатынының йөрәк өянәгеннән үлүен хәбәр итәләр. Машинада Тәтешкә барганда фельдшер аны тагын бер кат карарга була. "Сизелер-сизелмәс типкән йөрәк тибешен ишеткәч, минем гаҗәп­ләнүемне бел­сәгез иде!" - дип уртаклаша безнең белән шәфкать туташы. Шунда ук үлем хәленә җиткән организмны тергезү эшләре кулланыла һәм зыян күрүче тормышка кайтарыла.
Авыручы һәрвакытта да медпунктка кадәр килә алмый, шуңа күрә дә Евгения авыл урамнары буйлап велосипедта йөреп, һәрбер йортны кайгырта. "Шалтырат кына, теләсә кайсы вакытта килә. Әгәр кирәк булса, безгә, картларга, шәһәрдән һәрчак дарулар алып кайта", - ди аның хакында пенсионер Валентина Романычева.
"Нармонкада тудым, мәктәпне тәмамлагач, Буа медицина училищесына укыр­га кердем. Ә аннан соң кияүгә чыктым. Инде унөч ел биредә яшим. Игезәк балалар тәрбиялим. Кышын - чаңгыда, җәен - яшелчә бакчасында. Чәчәкләр үстерергә яратам һәм машина руле артында үземне ышанычлы хис итәм", - дип сөйли үзе хакында мөлаем ханым.
Медпунктта эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган, дип саный ул. 2014 елда капиталь ремонт ясалган: мич белән җылытуны электрга алыштырганнар, яңа тәрәзә рамнары куйганнар. Хәзер инде зәмһәрир суык­лар да куркыныч түгел!
Элек тә бит ак халатлы мәрхәмәтле затларны шәфкать ияләре дип йөрткәннәр. Әлеге ике сүздә белгечлекнең барлык асылына нәтиҗә ясалган, аңа алынган һәр кеше игелеккә сәләтле булыр­га тиеш. Әлеге сәбәптәндер инде, барыннан да бигрәк, Евгения Заседателева авыл халкының яратуын һәм хөрмәтен казана алган. Алар бит аңа иң кадерле булганнарын - үз гомерләрен юкка гына ышанып тапшырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев