Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы районның мәдәният хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”).  Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның мәдәният хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Хөрмәтле мәдәният хезмәт­кәрләре, сез үзегезнең хезмәтегез белән мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга, халык иҗатын үстерүгә, тәтешлеләрне эстетик һәм әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. 

Безнең мәдәният өлкәсендә төр­ле белгечлектәге кешеләр эшли, аларның һәммәсен дә сайлаган һөнәрләренә чын күңелдән тугры булулары, үз хезмәтләренә иҗади караулары, һөнәри яктан камилләшүләре һәм заман белән бер адымда атларга омтылулары берләштерә.

Хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезнең исемнәр районнан читтә дә танылды, һәм хәзерге вакытта сез иҗат эстафетасын яшь белгечләргә уңышлы рәвештә тапшырасыз.

Мәдәният хезмәткәрләренә иҗатлары, талантлары, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Сайлаган хезмәтегезне ярату сезгә иң кыю идеяләрне һәм проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Сезгә сәламәтлек,  илһам чыганагы, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев