Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләргә мөрәҗәгать итә

16 апрель – Пасха бәйрәме

(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче  православие динендәге кешеләргә мөрәҗәгать итә:

– Пасха бәйрәме төп гомумкешелек кыйммәтләрен – игелек, шәфкатьлелек һәм кешелеклелекне гәүдәләндерә, аңарда кешеләрнең тынычлыкка, татулыкка һәм иминлеккә омтылышы чагыла. Ул безгә өмет бүләк итә, югары рухи идеалларга ышанычны ныгыта, безнең дөньяны әхлаклырак һәм чистарак итә, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә илһамландыра.

Тәтеш районының барлык диндәге кешеләре бүгенге көндә конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр, моның белән рухилыкны, әхлаклылыкны арттыралар, алар җәмгыятьнең уңышлы үсешенә нигез булып торалар. Ныклы рухи нигезгә ия булу – безнең барыбыз өчен дә нинди диндә булуга карамастан бик мөһим.

Пасха бәйрәме һәр йортка иминлек һәм игелек белән керсен, якыннарыгыз, туган­нарыгыз белән шатлыклы, күңелле аралашу сезнең йөрәкләрне җылытсын. Өметләрегезнең һәм матур башлангычларыгызның чынга ашуын, тынычлык, җитешлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев