Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республиканың уңышы – хакимият һәм халык арасындагы ышаныч

Якшәмбе, 18 сентябрьдә, елның иң мөһим сәяси вакыйгасы була - илнең законнар чыгара торган югары органына - Дәүләт Думасына сайлаулар.

Безнең республика өчен - ул Парламентка Татарстан командасын делегат итеп җибәрү - республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алда торган сайлауларга шундый билгеләмә бирде. Дәүләт Думасына күп сандагы һәм көчле вәкиллек кирәк, беренче чиратта, регион мәнфәгатьләрен, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы яклар өчен. Бу республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, федераль бюджет средствосын җәлеп итүне, перспективалы проектлар өчен закон базасы камилләштерүне үз эченә ала. Кыска вакыт эчендә район матурланды - яңа юллар, мәктәп­ләр, медицина учреждениеләре, балалар бакчалары, торак йортлар, авыл хуҗалыгы, спорт, мәдәният объектлары төзелде һәм ремонтланды. Уңай күренеш­ләр дәвам итә.
Федераль бюджет акчасын алу буенча Татарстан һәрвакыт алдынгылар исәбендә. Бу Татарстан менеджерларының югары дәрәҗәдәге нәтиҗәсе, документлар әзерләү сыйфаты.
Республикабызның уңышы - хакимият һәм халык арасындагы ышаныч. Татарстан вәкилләре барлык биш елда безнең үтенеч-гозерләрне, теләкләрне, тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына ирештерә алсыннар өчен һәркайсыбызның тавыш бирүе мөһим. Команда республиканың үзенчәлекле тәҗрибәсен бөтенросс­ия дәрәҗәсендә күрсәтергә тели.
Гәҗит хәбәрчеләре ачыклаганча, тәтешлеләр сайлаулар кайчан буласын беләләр һәм анда актив катнашырга теләк белдерәләр.
"Бу 2016 елның сәяси сезонында иң әһәмиятле вакыйга. Һәм, әлбәттә инде, үз кандидатларыбызга тавыш бирер өчен сайлауга барачакмын, - дигән фикерен әйтте Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова. - Республикабыз, районыбыз җитәкчелеге ярдәмендә Тәтештә туризм тиз темпларда үсә. Дәүләт Думасында Татарстаннан күбрәк депутатлар эшләсә, туган якның һәм тулаем республика үсешенә юнәлтелгән проектларның уңышына да ныграк өметләнә алабыз".
Тавыш күбрәк булган саен - Дәүләт Думасына Татарстан командасы да күбрәк булачак.
Олы Шәмәктән Моисеевлар гаиләсе дәүләт программасы буенча үз йортларын төзи алуларына хөкүмәткә рәхмәт белдерә. "Элек яшәгән кечкенә өйдән соң, яңа йорт безгә хан сарае кебек тоелды. Хәзер инде ике балабызның да үз бүлмәләре бар, анда иркенләп укый һәм уйный алалар. Каралтылар өчен дә урын җитәрлек, ә инде зур яшелчә бакчасындагы уңышны бергәләп җыябыз.
Дәүләт ярдәме белән авыллардагы яшь гаиләләрдә сабыйлар туачак, алар балалар бакчасына, мәктәпкә, клубка йөриячәкләр, димәк, авыл яшәячәк һәм үсәчәк. Ә без кече ватаныбызнының чәчәк атуын телибез", - диләр шәмәклеләр.
"Быелгы 18 сентябрь минем өчен икеләтә бәйрәм булачак - сайлау көне һәм туган көнем, - дип уртак­лашты хис-кичерешләре белән райбашкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Валентина Казеева. - Сайлауларда катнашу - ул үзеңнең социаль өлгергәнлегеңне күрсәтү, гади кешеләрнең үз балаларының һәм оныкларының, илнең киләчәген хәл итә алуларын үз үрнәгеңдә күрсәтү мөмкинлеге".
"Безнең вәкилләр Дәүләт Думасында бөтен Россия хакына Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячаклар. Без тынычлыкта, бердәмлектә яшибез. Тотрыклылык - безнең менә нинди байлыгыбыз бар. Татарстан - барысында да алда бара! Яхшы яшибез, әле тагын да яхшыга омтылабыз, шуңа да сайлауга барам, - диде Равил Шәрәфетдинов. - Тавышым югалмасын өчен барырга кирәк. Мин хакимияттә күрергә теләмәгән кешеләр өчен тавыш бирүчеләрнең саны күбрәк булып куюы бар, шуңа күрә мин анда катнашачакмын".
Көллият студенты Дмитрий Васин да күңелендәгесе белән бүлеште: "Быел миңа 18 яшь тула. Сайлау кампаниясендә беренче тапкыр катнашам. Зур җавап­лылык тоям. Кемгә тавыш бирергә икәнен уйлап куйдым инде. Фикерең белән кызыксыналар икән - димәк, ул мөһим. Безнең районда, респуб­ликада, илдә нәрсәләр булуыннан читтә каласым килми".
"Безнең илдә 2016 елда барган төп вакыйганың барлык сәяси теледебатларын - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларны игътибар белән карыйм. Сайлау мөмкинлеге зур - сәяси партияләр күп, - диде Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Почетлы гражданины Михаил Офицеров. - Әлеге сайлау кампаниясендә һәркем катнашырга тиеш. Дәүләт Думасына үзебезнең вәкилләрне күбрәк сайлаган саен, Татарстан һәм Россия өчен алар күбрәккә ирешә алачаклар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X