Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ринат Маханов: "Үз һөнәреңне бик яхшы белергә кирәк"

Автотранспортның техник торышы буенча механик Ринат Маханов унҗиде автобуска хезмәт күрсәтә.

Хезмәттәшләре белән әңгәмә вакытында аның җаваплы һәм җитди кеше булуын аңладым.Автобус шоферларының берсе болай диде: "Ринат булмаса, безнең бөтен транспорт туктап кала". Шушы сүзләр һөнәри осталыкка иң зур бәя түгелмени?
Аның балачагы Людоговкада уза. Бәлки, әтисе автослесарь булып эшләгәнгәдер, ул автомобильләр һәм мотоцикллар төзелеше белән бик иртә кызыксына башлый. Улларының тимер-томырга тартылуын күреп, аңа мопед сатып алалар. Малайга бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Нәкъ менә шул чакта Ринатта техникага мәхәббәт уянгандыр һәм киләчәктә һөнәр сайлауны билгеләгәндер. Ләкин аңа кадәр әле Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында уку һәм армия тормышы. Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү сизелми дә узып китә, чөнки аңа яраткан эше белән шөгыльләнергә - машина йөртергә насыйп була.
Шәһәрдәге ике предприятиедә ярдәмчедән алып автослесарьга кадәр хезмәт юлы уза, ун ел элек шәхси эшкуар Әсхәт Рафиковка урнаша һәм бүгенгә кадәр шунда эшли.
Яңа урындагы беренче айларын яхшы хәтерли: ул чакта автотранспорт өчен гараж алган гына булалар. Шул коточкыч хәлдәге бинаны үз көчләре белән бергәләп яңадан торгызырга керешәләр, төннәрен хулиганнардан саклыйлар. "Әсхәт абый да һәрвакыт безнең белән булды, ул бернинди эштән дә курыкмый", - ди Ринат.
Вакыт уза, ә мәшәкатьләр өстәлеп кенә тора. Һәм бу бик әйбәт, чөнки кеше яраткан эше белән шөгыльләнгәндә үзен бәхетле итеп тоя.
"Транспортны киченнән үк карыйбыз, чөнки кайвакыт шоферлар җитешсезлекләр турында алдан ук әйтәләр. Иртәдән үк төзәтергә керешәбез. Рейска чыгар алдыннан автобусларны һичшиксез тикшерәбез. Мин үземә генә түгел, башкаларга да таләпчән. Төзексезлек сәбәбен ачыклауда һәм аны бетерүдә һәрвакыт катнашыр­га тырышам, эшеңнең нәтиҗәсен күрүе күңелле. Читтән караганда гына эшебез җиңел кебек. Кайбер очракларда эштә озак тоткарланырга һәм өйгә соңгарып кайтырга туры килә", - дип сөйли ул.
Хезмәттәшләреңнең хөрмәтен яулау өчен, әйбәт кеше булу гына аз, үзеңнең һөнәреңне яратырга һәм аны бөтен нечкәлекләренә кадәр белергә дә кирәк. "Һәркемнең җирдә үз урыны бар, минеке - биредә", - ди эш остасы.
Ә ул үзе алыштыргысыз ике ярдәмчесеннән - автослесарьлар Александр Лопардин һәм Илсуар Миннегалиевтан башка бөтен эшләрне дә башкарып чыга алмас идем, дип саный. Аларның уңышларының сере - коллективтагы дустанә мөнәсәбәт.
Тормышыннан канәгать, гадәти кешегә яшәү өчен нәрсә кирәк, барсы да бар ди ул. Кызлары үсә, олысы институтта укый, кечесе - мәктәптә. Хәзер аның өчен иң мөһиме - аларга үз урыннарын табуда ярдәм итү.
Бөтен буш вакытын яраткан шөгыленә - теп­лицага багышлый. Бу аның рухи халәтенә ял бирә, һәм иртә яздан кара көзгә кадәр өстәлдә ул үстергән яшелчәләр була.
"Мин якыннарым белән бәхетле. Ышанычлы терәгең булганда, бернинди авырлыклар да куркытмый. Минем өчен иң мөһиме һәрвакыт гаилә булды һәм шулый булачак", - моңа Ринатның иманы камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев