Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрнең үзәк паркы кунаклар кабул итте

Ул әле беркайчан да шулкадәрле шат һәм сокланулы карашларны күрмәгәндер, мөгаен. Бәйрәмне ачу Татарстанда матур гадәткә кергән Парклар һәм скверлар көненә туры китерелде.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларны мөһим вакыйга белән котлап, вакытлар узу белән шәһәребезнең яшеллеккә күмелгән өлеше бары тик матурлана гына баруына ышанычын белдерде. "Һәркем биредә үзе өчен нәрсә дә булса таба алыр дип өметләнәм", - диде ул.
Паркны яңартып төзүне Президент программасы, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман һәм "Энергия­-БУА" ҖЧҖ (җитәкчесе Таһир Арсланов) белгечләренең проектчылар командасы осталыгы ярдәмендә чынга ашыру мөмкин булды.
Ленин бакчасында яңа тормыш башлануын күрсәтеп, шатлык авазлары астында күккә төрле төстәге шарлар күтәрелде. Заманча материалдан эшләнгән сукмак буйлап, аның яңа күренешен бәяләр өчен балалар шунда ук парк эченә ашык­тылар. Теләге булган һәркем, кечесеннән алып олысына кадәр, үзен шашка, шахмат, эленгән түгәрәккә ук ыргыту, кул көрәштерү ярыш­ларында сынап карый алды. Иң яшь тәтеш­леләр курчак спектакле геройлары артыннан сокланып күзәттеләр, барлык куркынычсызлык таләп­ләрен исәпкә алып җиһазландырылган балалар мәйданчыкларында һәм аттракционнарда уйнадылар, татлы мамык белән сыйландылар һәм сабын куыгының тылсымлы күренеш­ләрен карап хозурландылар. Өлкәнрәк шәһәрлеләр ачык һавадагы тамаша залына урнаштылар. Биредә аларны җирле үзешчән сәнгать артистлары бию һәм җыр номерлары белән сөендерделәр. Өлкәннәр дә, балалар да әдәбият өлкәсендә үз белемнәрен тикшереп карадылар: "Язучыны бел" викторинасы күпләр өчен үзенчәлекле имтихан булды. "Яраткан көйләр" халык инструменталь оркестры янына килеп җиткәндә үтеп йөрүчеләр сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары башкарган музыкаль әсәрләрне тыңлар өчен адымнарын акрынайттылар.
"Миңа барысы да ошады - таучык­лар, карусельләр, батутлар, фонтан. Кеше күп һәм күңелле. Яңгыр булмаганда бирегә әни белән киләчәкбез", - дип үзенең тәэсирләре белән уртак­лашты 4 яшьлек Милена Матвеева.
Киләчәктә релакс-зонада хәтфәдәй үләндә ял итергә мөмкин булачак, өстәл уеннары яратучылар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта турнир уздыра алалар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны күнегү җайланмалары булган спорт зонасы көтә. "Фонтан янында очрашырбыз" дигән сүзләр хәзер инде кемне генә гаҗәпләндерер икән. Безнең гасырда чыбыксыз Интернет югары технологияләреннән башка буламы соң? Парк­ның бөтен территориясендә бушлай WI-FI челтәрен кулланырга мөмкин.
"Зур шәһәрләрдәге балалар белән чагыштырганда безнекеләр уйнап-күңел ачу төрләрен сайлау ягыннан узындырылмаганнар. Шуңа күрә дә төзекләндерелгән парк алар өчен матур бүләк. Сабыйлар тантаналы ачуга кадәр үк яңа аттракционнарны ошаттылар. Һава торышы аяз булганда биредә һәрвакыт кеше күп була, кайчакларда хәтта таучык­ка чират барлыкка килә", - диде тәтешле Ольга Заһретдинова.
Коеп яуган яңгырга чыланырга теләмәгән балалар кайсы кая йөгерешеп таралыштылар, шәһәр паркындагы юл-сукмаклар бушап калды. Икенче көнне үк инде әлеге урынның һәрбер почмагы янәдән балаларның шат авазына күмелде, ә гашыйк парлар күпьеллык агачлар күләгәсенә утырып киләчәккә уй-ниятләрен барладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев