Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан районнарының яртысы бөртекле культураларны җыюга кереште

Республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны 1,4 млн гектардан артык мәйданда җыеп алырга кирәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанның 43 муниципаль районыннан 20 хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

26 июльгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 11 мең га чамасы мәйданда суктырылган, шул исәптән көзге бодай - 5 мең га, арпа - 3,7 мең га, ә борчак - 2 мең га. Барлыгы 36,3 мең тонна ашлык суктырылган, бодай - 36,5 ц/га, арпа-35,7 ц/га, борчак-23,1 ц/га.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, иң күп хуҗалыклар республиканың көньяк районнарында, ягъни анда уңыш иртәрәк өлгергән урыннарда урып-җыю эшләренә керешкән. Әйтик, Нурлат районында 2 мең 263 га арпа суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 37,4 центнер тәшкил итә. Спас районында арпа 169 гектардан, көзге бодай 857 гектардан, борчак 767 гектардан суктырылган. Шулай итеп, муниципалитетта суктырылган культураларның гомуми мәйданы якынча 1,8 мең гектар чамасы тәшкил итә.

Зәй районында 1 мең 468 га мәйданнан көзге бодайны суктырдылар. «Биредә 6 мең 635 центнер ашлык суктырылган, уртача уңыш гектардан 45,2 центнер тәшкил итә. Бүгенгә бу республика буенча иң яхшы күрсәткеч», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Моннан тыш, ул республикада бөртекле һәм кузаклы культураларның (кукуруздан башка) 1 млн 420,9 мең га мәйданнан җыеп аласы бар, шул исәптән көзге бодайны - 244,6 мең га, арпа - 481,3 мең га, борчак - 60,8 мең га. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, республика районнарында бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю белән беррәттән терлекчелек өчен азык әзерләү эшләре актив алып барыла.

«26 июльгә республикада 419,7 мең тонна печән, 2 мең 292,6 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу фаразга карата 67 процент һәм процент тәшкил итә», – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык җитештерү секторы мөдире Илнар Хафизов. Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, Татарстан буенча барлыгы 897 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 15,5 центнер азык берәмлеге туры килә, бу фаразга карата 52 процент тәшкил итә.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190466/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев