Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә авыл хуҗалыгы эшчәннәрен хөрмәтләделәр

Чәчү башланыр алдыннан “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Авылга һәм анда яшәүче кешеләргә баш иябез!” дигән бәйрәм чарасы булды.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Безнең район иген уңышының узган елгы нәтиҗәләре буенча – ­республикада ­алдынгы, бу аграрийларның көндәлек тырыш хезмәт күрсәткече булып тора. 

2022 елда районда гек­тардан 48,6 центнер уңды­рышлылык белән рекордлы 218 мең тонна иген җыеп алынган, гектардан 520 центнер уңдырышлылык белән 315 мең тонна шикәр чөгендере үстерелгән. Көчле көндәшлек булуга да карамас­тан, безнең авыл хуҗалыгы җитеште­рүчеләре чөгендер игү­че ­районнар ­арасында дүртенче ел рәт­тән ­ал­­дын­гылыкта тора. 

Терлекчелектә ныклы үсеш алу өчен ышанычлы нигез салынган. Әлеге тармакка инвестицияләр бары тик узган елда гына да миллиард сумнан артык тәшкил иткән, бу тер­лекләрне асрауны, җи­тештерү техноло­гия­лә­­рен, терлек­челәрнең хезмәт шартларын тамырдан үзгәртә.  
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәт­кәрләренең айлык уртача хезмәт хакы 40 мең сумга кадәр арткан һәм республикадагы уртача дәрәҗәдән артып киткән. Агымдагы елга куелганы – 50 мең сум. 

– Мин авыл хуҗалыгы тармагы хез­мәткәрләренә зур хөрмәт белән карыйм, сезнең нәтиҗәләр белән горурланам, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәмис Сафиуллов тантанада катнашучы аграрийларга. – Узган авыл хуҗалыгы елы безнең үсемлекчелектә уңышлы булды. Бу ме­ха­­ни­за­торларның, агро­ном­­нар­ның, хуҗалык­лар җитәкче­ләренең көндә­­лек­ авыр хезмәт нәтиҗәсе. Без райондагы терлекчелек үсеше өчен дә яхшы нигез салдык.  

“ТР муниципаль берәм­лекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Го­бәй­дуллин билгеләп үткәнчә, үткән ел республика өчен дә нәтиҗәле булган. 

– Татарстанның соци­аль-икътиса­ди үсешенә сез, Тәтеш районы эшчән­нәре, зур өлеш кертәсез. Районның финанс-икътисади торышы соңгы елларда бик күпкә яхшырды, – диде Әгъзам Самат улы. 

Ул Татарстан Рәисе Рөс­тәм Миңне­ханов исе­мен­нән аграрийларга тырыш хезмәтләре өчен рәх­мәт белдерде, Тәтеш рай­­онының терлекчелек үсе­шендә алга китү мөм­кинлеге бар, дип бил­геләп үтте. 

– Узган елда Татарстанда биш миллион тонна ашлык җыеп алынды, ике миллион тоннадан артык сөт савылды. Бу яхшы нәтиҗәләргә Тәтеш районының, аның җитәкчелегенең, сезнең һәркайсыгызның һәм нык­­лы нигез салган вете­ран­нарның да гаять зур өлеше кергән, – дип билге­ләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов. 

“Авангард” авыл хуҗа­лыгы пред­прия­тиесе, “Нур” һәм “Колос” агро­фир­­ма­лары техник, технологик яңар­тылу­га, авыл хуҗа­лыгы производство­сын нәти­җәле алып барганнары һәм 2022 ел нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә иреш­кәннәре өчен Тәтеш районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр. 

“Колос” агрофирмасына 2022 елгы агросәнәгать ком­плексының абсолют алдынгысы күчмә кубогы тапшырылды.  

Бәйрәм кичәсендә авыл хезмәт­чәннәренә Татар­станның агробизнес кадр­ларын яңадан әзерләү инс­титутының баш фәнни хез­мәткәре Николай Якушкиннан, Тәтешнең якташлык җәмгыяте рәисе Харис Камалиевтан, рай­онның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриевтан, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевтан һәм тантананың башка кунак­ларыннан ихлас котлаулар әйтелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агропром