Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә «Шигърият йолдызы Тукай» дип исемләнгән шигърият чарасы булды

Чара Габдулла Тукай тууның 137 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган.

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бүген районның "Яңа гасыр" яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә Габдулла Тукай тууның 137 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган "Шигърият йолдызы Тукай" дип исемләнгән шигърият чарасы булды.

Кичәдә районның "Ак калфак", "Татар гаиләсе" иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, рацон башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Асия Ибраһимова чыгыш ясап, чарада катнашучыларның барысына матур теләкләрен җиткереп, туган телебезне, йолаларны онытмыйча, ана телебездә аралашып яшик, дип билгеләп үттеләр.
Шигърият кичәсендә катнашкан һәркем үз номинация буенча Диплом белән бүләкләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ: "Шигърият йолдызы Тукай"

Узган шигърият кичәсе Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай