Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итүләре эшли башлады

Проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында тормышка аша. Махсус тәртип буенча активист­лар көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына баралар.

Республика бүлегендә аңлаталар: иҗтимагый мобиль кабул итүләр рес­публиканың һәрбер районында була, Татарстанда яшәүче теләсә кем үзенең торак пунктында әлеге кабул итүгә мөрәҗәгать итә, сорау бирә, үтенечләрен һәм теләкләрен, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга таләпләрен белдерә ала. "Бердәм Россия"дә әйтәләр: татарстанлылардан җыелган теләкләр нигезендә, булачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшләрен төзиячәкләр.
Кичә Мәскәү сайлау округы иҗтимагый мобиль кабул итү координаторы Диләрә Шәрәфиева һәм "Бердәм Россия" штабы вәкиле Карина Богдановалар безнең районда булдылар. Кабул итү Зур Әтрәчтә, Олы Тормыда һәм Олы Шәмәктә эшләде.
Редакция хәбәрчесе Зур Әтрәч халкын нәрсәләр борчуы һәм партия хакимиятенә аларның таләпләре ниндирәк булуы белән кызыксынды.
Мөнир Вәлиев кунакларны якташларының горурлыгы булган авылның борынгы тарихы белән таныштырды. Ул әтрәчлеләрнең борынгы изгеләр зиратына игътибар бирелсен һәм авыл җирлеге территориясендәге борынгы шәһәр тикшерелсен иде дигән үтенечен җиткерде.
"Авылда тотрыклы элемтә булмаганлыктан, югары технологияләр гасырында без үзебезне тормыштан өзелгән итеп хис итәбез", - дип уртаклашты күптәнге проблема белән Мөнир Бәдертдин улы.
"Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү уңайлы һәм арзанга да төшә икән, ә бездә андый мөмкинлек юк", - дип әңгәмәгә кушылдылар аның авылдашлары.
Җирле "Кызыл миләш" ансамбленә йөрүче Ләүһидә ханым Заһидуллина яңа клуб булдыру теләге белән мөрәҗәгать итте.
"Күп акча кирәклеген аңлыйм, - дип өстәде клуб мөдире Илһам Хәйбуллин. - 1978 елда төзелгән мәдәният йортының һич югы түбәсен ремонтлыйсы иде".
Мәктәпнең өч хезмәткәре дә берь­юлы шундый ук проблеманы чишәргә ярдәм итүне үтенделәр.
"Мәктәптә газ бар, җылы, су үткәрелгән, балалар бакчасы ясадык, түбәдән су акканлыктан, әлегә кадәр сабыйларны тәрбияләү эше барышына берничек тә керешә алмыйбыз", - дип мөрәҗәгать иттеләр алар "Бердәм Россия" вәкилләренә.
ФАП түбәсен ремонтлау турындагы шундый ук үтенеч белән өченче кәгазь аның мөдире Миләүшә Минәева тарафыннан өстәлгә куелды.
Халык туган ягының экология торышына да борчыла. Контейнерлар җитмәгәнлектән, намуссыз кайберәүләр калдыкларны җирле елгалар кырыена ташлыйлар икән. "Дәвамчыларыбызга матур сулык­лар урынына нәрсә калдырабыз? Пакетлар, пластиклар, шешәләр", - диде әрнеп Гомәр Садиров.
Авыл халкы белән аралашып, бирелгән сорауларның никадәрле уңай хәл ителүенә ышануларын сорадым. "Ышанмасак, килмәгән дә булыр идек. Бу партия гади эшчәннәрнең фикеренә кызыксынуны эш белән күрсәтә һәм һәрбер татарстанлыга кадәр барып җитә", - дигән җавап ишеттем.
Әлеге сүзләрне дәлилләп, алар кунакларга Кече Әтрәчтә республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортын күрсәттеләр.
"Шатлыгыгызны ихластан уртаклашабыз, сүзләр эштә чагылганда икеләтә сөендерә", - дип уртак­лашты Диләрә Шәрәфиева.
Халык белән очрашу ахырында, партиягә ышанулары өчен аларга рәхмәт белдереп, ул болай диде: "Шунысы игътибарга лаек, сезнең тарафтан яңгыраган үтенечләрнең берсе дә шәхси нисбәттән түгел, барыгыз да авылдашларыгызга уңайлы булсынга уртак эш өчен борчыласыз. Андый кешеләр белән горурланам, мондый сайлаучылар белән без күп нәрсәләргә ирешәчәкбез, һәм шактый эшләрне булдырып чыгачакбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X