Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында сабан ашлыкларын чәчү дәвам итә

Язның бер көне ел туйдыра.

Шуңа күрә дә Тәтеш игенчеләре май ялларының барсын да кырда уздыралар, чәчүне төгәлләргә ашыгалар.
Авыл хуҗалыгы предприя­тиелә­ренең тугыз майга мәгълүматлары буенча, 28044 гектарда (65 процент) сабан ашлыклары чәчелгән, шул исәптән 18964 гектарда (мәйданнарның 70 проценты) сабан бөртеклеләре. Арпа, солы, борчак тулысынча чәчеп бетерелгән. "Яңа юл", "Р. М. Заһидуллин", "А. А. Хөсниев" һәм "Ф. М. Җәләлиев" КФХларның игенчеләре сабан культураларын беренчеләрдән булып тәмамладылар. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре - "Содружество", "Татарстан", "Колос", "Авангард" мәйданнарының 60 проценттан артыгын чәчтеләр.
"Бакырчы" ҖЧҖ һәм "АгроСоюз" ҖЧҖ шикәр чөгендере чәчүне төгәлләде. "Колос", "Р. Г. Сафиуллова" КФХ, "Татарстан", "Содружество", "Р. М. Заһидуллин" КФХ, "Новая заря" ҖЧҖ шикәр чөгендере игә торган кырларында да эшләр тәмамлану алдында. Әлеге культураны чәчү мәйданнарның 80 процентында төгәлләнгән. Планлаштырылган мәйданнарның 26 процентында бөртеккә кукуруз чәчелгән. Аны "Колос", "Авангард" "Содружество", "Нур" һәм "Р. М. Заһидуллин" КФХ механизаторлары алып бара", - дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов.
Билгеләп үтәм, хуҗалыкларның 2015-2016 елларда сатып алган техникалары төзек эшлиләр һәм үзләренең файдаларын үрнәк буларак раслыйлар. Бер атна элек "Нива"да "Агратор-9800" чәчү комплексы сатып алдылар, ул дүрт көндә 400 гектардан артык сабан бодае чәчкән.
Игенчеләр уҗымнарны чүп үләннәреннән (10 мең гектардан артык эшкәртелгән), корткычлардан (900 гектар) һәм авырулардан (400 гектар чамасы) саклау буенча да эш алып баралар.
"Җиңү көнен кырда билге­ләп үтәбез, - диләр меха­низаторлар, - безнең хәтер һәм алдынгылык вахтасы биредә. Без якташларыбызны икмәк бе­лән туендырырга тиеш. Ә бабайларга - Җиңү һәм тынычлык өчен рәхмәт!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев