Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында яңа мәдәният йорты ачылды

Татарстанда республика социаль-икътисади программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Узган атнада Кече Әтрәчтә яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. "50 урынлы бина төзү планлаштырылды, әмма район башлыгы Рәмис Сафиуллов, "Нур" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев ярдәмендә, "Созидатель" подряд оешмасы генераль директоры Рамил Юнысов аңлавында ул ике тапкыр күбрәк кешене сыйдыра...

Татарстанда республика социаль-икътисади программаларын тормышка ашыру дәвам итә.
Узган атнада Кече Әтрәчтә яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты.
"50 урынлы бина төзү планлаштырылды, әмма район башлыгы Рәмис Сафиуллов, "Нур" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев ярдәмендә, "Созидатель" подряд оешмасы генераль директоры Рамил Юнысов аңлавында ул ике тапкыр күбрәк кешене сыйдыра ала", - диде клуб директоры Хәлил Мәгъсүмов.
Иркен залның зур тәрәзәләренә күз явын алырлык пәрдәләр эленгән, милли бизәкләр төшерелгән чаршау якты сәхнәне тагын да нурлый - барысы да сыйфатлы һәм зәвык белән эшләнгән.
Үзенчәлекле ясалган фонтан да кешеләргә рух күтәренкелеге өстәп, сибелеп торган су шәүләсендә төрле төсләр балкышын чагылдыра. Биредә үк бик күп чәчәкләр һәм кувшиннар белән борынгы грек хатын-кызының статуэткасы урнашкан, фонтан касәсендә соклангыч балыклар йөзәләр. Ә әйләнә-тирәдә - хәтфәдәй яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр, тигез тротуар юл. "Чын оҗмах", - диештек без.
"Тагын да яхшырак булачак әле, - диде әлеге гүзәллекне булдырган Хәлил Ислах улы, елмаеп. - Зәңгәр чыршылар утырттык, Җиңү көненә яңа обелискка Бөек Ватан сугышында катнашкан 192 якташыбызның исем фамилияләре белән такта урнаштырачакбыз, төзекләндерү дәвам итә".
Авыл халкы бәйрәмгә ашыга, аларны анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар күңелле җырлар белән каршылыйлар. "Әйбәт, әйбәт, бик гаҗәп", - диләр матур күлмәкләр кигән ап-ак яулыклы әбиләр яңа мәдәният учагын мактап. "Концертларга киләчәкбез, сәхнәбездә аеруча да башкала артистларын күрәсебез килә", - дигән теләкләрен белдерделәр Алабирде мәктәбе укучылары Регина белән Ләйсән. "Клуб янында заманча спорт мәйданчыгы булу бик тә шәп", - дип уртаклашты волейбол уйнарга яратучы җиденче сыйныф укучысы Рафил. Кечерәк балалар өчен үз почмаклары җиһазландырылган, анда таганнар, карусельләр, комлык, тау­чык бар.
Якташларының шатлыгын уртак­лашырга республика башкаласыннан да кунаклар килде - ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР юстиция министры Лариса Глухова. Мәдәният йортын ачканда район башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясап, болай диде: "Безнең авылларда мондый бәйрәмнәрнең матур гадәткә керүе бик күңелле: яңа мәдәният йортлары, медицина пунктлары тапшырыла, капиталь ремонттан соң мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла. Сезнең мәдәният учагыныңы шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүен телим".
Аның тәбрикләвенә Лариса Глухова да кушылды: "Мәдәният йорты бик матур килеп чыккан. Бу чынлап та туганнарың, дусларың белән чын күңелдән ял итү урыны, авылдашларың белән аралашыр өчен дә. Күршеләрчә дус һәм үзара ярдәмләшеп яшәү гадәтен изге саклавыгызга рәхмәт. Гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет телим".
"Сезнең мәдәняит йорты - республикада иң яхшы мәдәният йортларының берсе. Сез бүген күршеләрегезнең талантларына гына сокланып калмыйча, үзегезнең дә сәхнәдә иҗади сәләтегезне ачырга курыкмыйча, күбрәк инициатива күрсәтү мөмкинлегегез бар. Җырлагыз, биегез, шатланыгыз һәм башкаларны да сөендерегез", - дип җылы теләкләрен юллады авыл халкына Айрат Сибагатуллин.
Радик Нургалиев якташлары исеменнән республика хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә шундый мул бүләк өчен рәхмәт белдерде.
Яңа мәдәният учагына сулыш өреп, матур киемнәр кигән үзешчән сәнгать артистлары берсе артын­нан берсе сәхнәгә чыкты, районыбыз­да яшәүче төрле милләт халкының туган телендә күңелле җырлар яңгырады.
"Бу йортка игелек һәм иминлек", - диде концерттан соң мәдәният йорты баскычыннан чыкканда тамашачыларның берсе. Без дә аның теләкләренә кушылабыз: "Хәерле сәгатьтә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X