Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр киләчәкне үз куллары белән булдыралар

Узган атнаның иң мөһим вакыйгаларының берсе - Казанда узган "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) региональ чемпионаты.

Анда безнең районның уку йортлары - гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре дә катнаштылар. Беренчеләре - һөнәрләре буенча бәйге ярышларын тәкъдим иттеләр, икенчеләре - "Бибарс Сарай" осталар шәһәрен салуда катнаштылар. Әлеге гаять зур форумда катнашучылар белән без дә аралаштык.
Иң яхшы бишлектә
Гражданнарны яклау көллияте укытучысы, "Тетюши­Медиа" МАУ директоры, яшь профессионаллар командасын әзерләүче Ирина Таһирова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша:
- "Кулланма информатика" белгечлеге буенча укучы студентлар - Сергей Ермошкин, Максим Сергеев һәм Малик Алимов безнең районны тәкъдим иттеләр. Алар чарада актив катнашып, бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Егетләр "График дизайны" һәм "Видеомонтаж" кебек профессиональ ярышларда югары күрсәткечләргә ия булдылар. Көллият командасының әлеге ярыш­ларда Татарстан Республикасы­ның иң яхшы яшь профессионаллар бишлегенә керүе белән горурланабыз.
"Видеомонтаж" бәйгесе ике көн барды. Ярышның беренче көнендә 165 аерым-аерым роликлардан катнашучыларга кыска метражлы фильм төзергә туры килде. Әлеге биремне безнең команда "бик яхшы"га тапшырды, ә Максим Сергеев 16 катнашучыдан иң әйбәте дип танылды. Икенче көнне тәкъдим ителгән компетенцияләрнең берсеннән репортаж әзерләү кирәк иде. Монда да бер дигән күрсәткеч. Ике көнлек нәтиҗәләр буенча көллият командасы мактаулы өченче урынны алды.
- "Яшь профессионаллар" чемпионаты - ул белгечлек үзләштерү өчен үзеңне сынап карауның бер дигән мөмкинлеге. Алай гына да түгел. Безгә илебезнең әйдәп баручы экспертлары белән аралашу бәхете насыйп булды. Чемпионатны оештыручылар әзерләгән биремнәр дөнья стандартларына туры килде, без аларны булдыра алуыбыз белән канәгать.
Үзләре сайлаган юлның дөреслегенә инанган яшь профессионаллар белән аралашу, һөнәри юнәлеш буенча иң яхшы дәрес.
Шактый күп яңалыклар белдек, үз алдыбызга яңа бурычлар куйдык - камилләшәчәкбез! - ди Сергей Ермошкин әңгәмәгә кушылып.
- "Уңышка ирешү авыр булдымы?" дигән сорауга Малик Алимов белән Максим Сергеев биремнәр катлаулы булды, ләкин кызыклы, мондый ярышларда катнашып тәҗрибә алган шактый көчле көндәшләр белән сынашырга туры килде, бу җиңүгә тагын да этәргеч бирә, дип бертавыштан җавап бирделәр.
Билгеләп үтәбез, челтәрле һәм җирле этапта катнашу нәтиҗәләре буенча Ирина Таһирова региональ экспертлар командасына керде! Тәтеш районы җыелмасы киләсе World Skills Russia-2017 чемпионатына әзерләнә башлады. Әзерлек базасын "ТетюшиМедиа" тәкъдим итә.
Махсус эш киемендә бәйрәм
- World Skills-та катнашуда безнең берникадәр тәҗрибә бар. Без өч төр һөнәр - зур кухня эшләре, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм эретеп ябыштыру технологияләрен файдалану буенча ярышта катнаштык әмма финалга чыга алмадык, - диләр авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, - аның каравы, шундый матур бәйрәмдә булдык, әйтерсең лә халык­ара фестиваль. Никадәрле кызыклылык, танып белү, барсын да карап чыгу мөмкин түгел!
Республиканың махсус уку йортлары арасында техникум 12нче урында, үзенең уку йортын тәкъдим итү дәрәҗәсе кемгә эләккән. Күргәзмә материалы өч белгечлек буенча - агроно­мия, авыл хуҗалыгы механизациясе, урман һәм урман парк хуҗалыгы - кызыксынучан карарга килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.
- Техникум музее экспо­натлары - халыкның тор­мыш-көнкүрешендә файдаланылган борынгы әйберләр, студентларыбыз кулы белән башкарылган агрегат макетлары, инс­трументлар, ярдәмче һәм теп­лица хуҗалыгы продукцияләре зур кызыксыну уяттылар, - дип тирән тәэсирләре белән уртаклаша техникумның оештыру-кадр­лар бүлеге начальнигы Галина Борисова. - Студентларыбызның агачтан һәм чыбыктан ясаган кул эшләрен карап сокландылар, ә кемдер ясмык һәм борайны беренче тапкыр күрде. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Тәтеш павильонына яхшы бәя бирделәр.
- Чемпионат нәрсәсе белән хәтердә калды?
- Күтәренке рухта булуы һәм яхшы оештырылуы белән. Килүчеләрнең күбесе яшьләр иде, шунысы бигрәк тә сөендерде. Алар күп кенә һөнәрләр белән кызыксындылар.
Барсының да күз алдында төзүчеләр декоратив кирпечләр өйделәр, яшь осталар буш мәйданда ландшафт дизайны белән гаҗәпләндерделәр, аш пешерүчеләр, флористлар чик­сез фантазияләре белән сокландырдылар. Эшлекле программа бай булды: секцияләр, түгәрәк өстәлләр эшләде, конференцияләр үткәрелде. Заманча авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде.
Чемпионатка килүчеләрнең күбесе (мәктәп укучылары, студентлар) үзләре өчен киләчәктә белгечлек сайлаганнардыр дип уйлыйм.
Сез районда кирәк
Кадрлар проблемасын чишү предприятиеләрнең тотрык­лы эшенә булышлык итү генә түгел, шулай ук аларның алга хәрәкәт итүенә дә зур ярдәм. Яшьләр заманча техниканы иярләмәсә, сорт яңарту белән шөгыльләнмәсә, заманча йортлар салмаса, бизнесны үстермәсә, тагын кемнәр идарә итәрләр соң.
Белемне алар техникумда, көллияттә алачаклар, югары уку йортында тулыландырачаклар. Әле тагын аларны районда эш урыннары белән кызыксындырырга, һөнәри осталык бәйгеләре уздырып аларның сайлау мөмкинлекләрен канатландырып җибәрергә, яшьләр казаныш­лары күргәзмәсенә, иҗади белгечлеккә тартыр­га кирәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Чемпионатта булганнан соң мондый ярышларны ел саен уздыру зарур дигән тәкъдим кертте. Яшьләр тормыш юлын сайлыйлар, һәм ул, аларның белемнәре, осталыклары һәм эшлек­ле активлыклары соралган үзләре туган район аша узарга тиеш.
Белешмә
Чемпионат ярышлары "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә алты павильонда узды. Чемпионатта барлыгы 1100 бәйгече һәм эксперт, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 180гә якын вәкил катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев