Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр, суд приставларын көтмәгез

Һәр икенче шәхси эшкуар пенсия фондына бурычлы.

Тәтеш районы РПФ Идарәсендә түләү тәртибен үтәү буенча чираттагы комиссия утырышы булды. Анда 43 эшкуар-бурычлы, 9 оешма һәм предприятие җитәкчесе чакырылды. Былтыр һәм агымдагы елның бер кварталы өчен аларның гомуми бурычы 1 миллион 100 мең сум тәшкил итә.
Чакыру алган 11 бурычлы, пошаманга төшеп, комиссиягә кадәр иминият взнослары буенча гомуми суммасы 163 мең сумлык барлык бурычын түләгән.
Эшкуарларның бурычы йөз сумнан алып 98 меңгә кадәр тәшкил итә. Алар тагын да артмасын өчен, РПФ Идарәсе начальнигы Ирина Большакова хәленнән килмәгән эшкуарларга производстоларын ябарга һәм бурычларын түләргә катгый рәвештә киңәш итә. Декларацияләрен тапшырмаучыларга 8 минималь хезмәт хакы күләмендә - 155 мең сум штраф яный. 10-20 мең сум түли алмаганны, андый акчаларны эшләү мөмкин түгел һәм әйтеп тә торасы юк.
Кемдер уңыш һәм үз товарына сорау көтә, кайсылары алимент буенча бурычлары белән хисаплаша алмый, кайберләре чынлап торып законны белми, кемдер үзенең бурычын "күрмәсләр" дип өметләнә. Иң зур бурычлары булган 26 эшкуарга карата, суд приставлары хезмәте тарафыннан башкару производствосы кузгату турында карар инде чыгарылган.
Сентябрь-октябрьдә пенсия фонды бюджетына бурычларны кайтару буенча традицион айлык узачак. Аның барышында намуссыз иминиятчеләргә, үз теләге белән бурычларын түләмәүчеләргә, милеккә арест салуга кадәр мәҗбүри чаралар кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев