Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешне яраттыра беләләр

Тәтеш ягы тарихы музеенда туристлык сезонын ябу булды.

Аның хезмәткәрлә­ре теплоходта, ә ул озын гудок биреп, безнең причалда тукталды, "йө­зүне" тәмамладылар. Арыган, әмма бә­хетле туристлар капитан Наталья Понедельникова җитәкчелегендә ниһаять үзебезнең Идел ярына аяк бас­тылар.
Музей хезмәткәрлә­рен һәм аларның ярдәмчеләрен каршыларга килгән район башлыгы Рәмис Сафиулловка судно командиры рапорт бирде: "Сезон дәвамында 10 меңнән артык турист кабул ителде, 200 чиләк уха әзерләнде, бихисап корбан балыгы пешерелде. Сез куйган бурычлар үтәлде".
Чынлап та, зур эш башкарылды, турист­лар теплоходларының артуы шәһәребез йөзен булдыруда катнашучы тәтеш­леләрнең интенсив эшчәнлеген таләп итә. Әгәр 2011 елда музей коллективы 3 теп­лоход кабул иткән булса, 2012дә - 5, ә быелгы сезонда - былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк - 52!
"Тәтештә туризм­ны үс­терүче кө­рәш­тәшләр, үз эшләре өчен янып-көеп йөрүчеләр һәм шушы җирне яратучылар гына мондый тизләтелгән темп­ларга түзәргә сәләтлеләр", - диде сәламләү сүзендә Рәмис Хатыйп улы.
Дүрт палубалы теплоход­ларның элиталы тамашачыларына корпоратив программалар әзерләү тәтешлеләр өчен җитди сынау булды, әмма Тәтештә кабул итүләрне сок­ланып мак­таулар оештыручыларга, аларның теләсә нинди бурыч­ларны башкарып чыга алуларына, көч һәм ышаныч бирде.
Киләсе елда 60ка якын теплоход кабул итү планлаштырыла, шуларның 23е - дүрт палубалы.
Чиста һәм җыйнак шәһәр һәрвакыт игътибарны җәлеп итә, әмма кайберәүләрнең каланы матурларга тырышучы кешеләрнең хезмәтләрен санга сукмауларына йө­рәк әрни. Тирә-ягыбыз­ның торышы күп яктан үзебезгә бәйле, чүп-чарны бакка илтеп салуның, өй алдына чәчәкләр утыр­туның... бер дә авыр­лыгы юк бит.
Кунаклар тәте­шлеләрнең сувенирларын, балык, бәйләгән әйберләрен, җиләк-җимеш һәм яшел­чәләрен теләп алалар һәм, тәкъдим ителә торган ассорт­иментларны киңәйтү өчен, бу юнәлештә уйларга җирлек бар.
"Кайбер кунаклар, үзләре әйткәнчә, чынлап торып Тәтешкә гашыйк булалар, безгә ел саен киләләр, хәтта калырга да тели­ләр. "Мәңгелек кыйммәтләрнең асылын бары тик биредә төшендем", - диләр алар. Бу безнең хезмәтебезгә иң югары бәя түгелмени?" - җавап таләп ителмәгән сорау бирде, музей директоры Наталья Понедель­никова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев