Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучы һөнәренең абруен арттыруга старт бирелде

Президент Владимир Путин Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде

(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә Педагог һәм остаз елы тантаналы рәвештә ачылды.

Район мәдәният йортында узган чарада район башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларга, укытучыларга, остазларга, кайчандыр районның мәгариф системасында күп көч куйган педагогика хезмәте ветераннарына рәхмәт сүзләре белдерде. 

– Тәтеш җире бай педагогика традицияләре белән аерылып тора. Әлеге ел үз гомерләрен педагог һөнәренә багышлаучыларга, остаз ролен үтәүчеләргә, тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашучыларга багышлануы сезнең хезмәтегезнең әһәмиятле булуын тагын бер тапкыр дәлилли. Сез сәләтле, җаваплы яшьләр тәрбиялисез. Зур һөнәри үрләргә юл нәкъ тә мәктәп эскәмиясеннән башлана, – дип билгеләп үтте Рәмис ­Хатыйп улы.    

Чара һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән дәвам итте, анда районның 30дан күбрәк педагогы катнашты. Чара өстәмә белем бирү үзәге педагогы Эльмира Җаббарова һәм “Лунный кораблик” вокаль берләшмәсендә катнашучылар башкаруындагы “Укытучылар” җыры белән башланып китте. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина яхшылардан иң яхшыларына дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар.     

– Педагог – ул хезмәт дип әй­тү­гә караганда, күпкә мөһим­рәк. Әгәр сезнең йортта кич белән педагогика киңәшмәсе һәм барлык сөйләшүләр фәкать мәктәп турында гына икән, әгәр һөнәрегез гаиләнең берничә буынының яшәешенә әверелгән икән, димәк, бу укытучылар династия­се, бәяләп бетергесез һәм аңлатып  биреп булмый торган күренеш. Бу аерым бер яшәү рәвеше. Бу белгечлек сайлау гына түгел, ә буыннан-буынга тапшырыла торган эчке ихтыяҗлылык. Педагог һөнәре җиңелләрдән түгел, әмма укытучыларның балалары һәм оныклары, авырлыкларга һәм каршылыкларга да карамастан, шушы юл буйлап баралар, – дигән сүзләре яңгырады алып баручыларның. Андреевлар-Мельниковлар­ның горурланырлык­лары бар: аларның гомуми педагогика стажы – 376 ел. 18 педагогны үз эченә алган бу династиянең юлы 1941 елдан башлана. Мам­киннар-Верияловларның стажы – 176 ел: районның мәгариф оешмасында алты педагог эшли. Роткиннар династиясенең гомуми педагогика стажы 160 елны тәшкил итә. Мусташкиннар-Әбел­хановларның педагогика стажы 150 елдан күбрәк.          
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы үзенең иҗади номерлары белән тантанага тагын да ямь өстәде. 

– Сыйфатлы белем алу өчен районыбызда барлык шартлар да булдырыла: уку программалары камилләшә, заманча мәгълүмати технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра, – диде Гөлнара Кирилина. – Педагог һәм остаз елының федераль, төбәк планнарын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган чаралар укытучы һөнәренең абруен арттыру өчен тагын бер мөһим адым булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев