Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада уты Тәтештә!

Кичә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты шәһәребезгә килде.

Универсиада уты эста­фе­тасы маршруты уза торган барлык урамнар­ бәйрәм төсе алган һәм кеше­ләр дә күпләп җы­ел­ган иде. Йөзләгән тә­тешлеләр һәм шәһәр кунаклары,­ олысыннан алып кече­сенә кадәр, утны каршы­ларга чыккан­нар. Аны тантаналы каршылау Каравыл манарасы янында оештырылды, анда Тәтеш - ныгытма-шәһәр турында тамаша күрсәтелде. 24 факел йөртүче, шулар арасында спорт ветераны Вячеслав Тимирясов, ирек­ле көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчесе Евгений Епифанов, шаш­ка буенча ТР чемпи­оны Айгөл Гарифуллина, халыкара класслы спорт мастеры, стендка ату буенча ТР чемпионаты җиңүчесе, Кипрның Гран-при призеры Лилия Вәлиева, пуля белән ату буенча республика ярышларының күп тапкырлар призеры Александр Сахарнов һәм башка тәтешлеләр аны Ленин, Горький, Свердлов, Фрунзе урамнары буйлап район мәдәният йортына кадәр алып килделәр. Соңгы этапта факелны район башлыгы Валерий Чершинцев­ кабызды. Әлеге истә­лекле вакыйгада­ кат­на­шучылар­ны сәламләп, Валерий Сергеевич болай диде: "Мин районыбыз, Татарстан, Россия өчен чиксез горур­лык хисләре кичерәм. Үзе­безнең җыелма командага, шул исәптән Татарстан спортчыларына уңышлар һәм җиңүләр телим. Универсиада, ­­ал­га!"

Шәһәребез өчен әлеге тарихи вакыйга концерт белән билгеләп үтелде. Универсиада уты факелы Тәтешкә гомерлек сак­лауга калдырылды. Шун­нан­ соң Универси­ада уты эстафетасы Чүпрәле районына тапшы­рылды, әмма шушы вакыйгадан алган матур тәэсирләр тәтешлеләр күңелендә уелып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined