Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртак эш берләштергән тәтешлеләр

Зур булмаган коллектив шәһәрдәге һәм райондагы санитар хәлне күзәтә.

Тәтеш тарихы белән танышканда шундый хәбәрне таптым: "1937 елда райздрав каршында сан­эпидемстанция оештырыла. Район территориясендә 1939 елда корсак һәм тимгелле тиф, скарлатина, диф­терия, эчәк һәм башка төрле чирләрнең күпләп күзәтелүе теркәлә. 1940 елның мартында район­ара санитария-эпидемиология станциясе булдырыла, аңа Тәтеш, Буа, Куйбышев, Тархан һәм Кама Тамагы районнары территорияләре керә. Беренче баш табиб Анатолий Гелен була".
Санитария эшенә күп елларын багышлаган хезмәт ветераннарын бүгенге коллективта олы хөрмәт белән искә алалар. Административ реформа кысаларында 2005 елда санитария-эпидемиология хезмәте үзгәреш кичерә - кулланучылар хокукларын һәм кешенең җитешлеген яклау сферасында күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Роспотребнадзор), "ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалы оештырыла. Шулай итеп, уртак үткәннәре берләштергән ике оешма бер бинада, әйтергә кирәк, бер тормыш белән яши.
"Кулланучылар хокукларын яклау нормаларының үтәлешенә контрольлек итәбез, санитария-эпидемиология күзәтчелеген тормышка ашырабыз, социаль-гигиена анализлары үткәрәбез һәм башкалар. Атаклы хирург Николай Пироговның "Ки­ләчәк профилактик медицинага карый", дигән зирәк сүзләре бар. Һәм бу чыннан да шулай", - дип фикерләре белән уртак­лашты Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Буа һәм Тәтеш районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин.
"Лаборатор тикшеренү­ләр белән даими шөгыльләнәбез, күзәтчелек ителә торган оешмаларны - балалар бакчаларын, мәктәпләрне, сәүдә объектларын тикшерәбез, гигиена кагыйдәләрен өйрәтәбез. Кыс­касы, күңелсезләнергә вакыт юк. Елның теләсә кайсы фасылында эшләр җитәрлек", - дип тулы булмаган вазифаларын билгеләп үтте "ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалының гомуми гигиена табибы На­талья Хохлова.
Күпләребезгә бу коллективның эше таныш түгел, әмма без аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә чиста су эчәбез, бакчага йөрүче һәм мәктәпләрдәге балаларыбыз өчен күңелебез тыныч, йогышлы чирләр дә куркыныч түгел.
Мария Матвеева, Руфия Җамалетдинова, Рузалия Зарипова, Галина Кутлова, Елена Антонова һәм җитәкчеләр - барлыгы җиде кеше зур эшләр башкара. Әйтергә кирәк, алар булдыралар, чөнки һәркайсы - бер чылбыр буыны, аннан башка оешма бер бөтен була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев