"Агач утырту көне" акциясе барышында районда 1500дән артык агач үсентесе утыртылды.
Олы Шәмәк интернат-йорты бакчасындагы 47 алмагач ап-ак чәчәккә күмелде. Социаль һәм авылның бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, җирле мәктәп укытучылары бергәләшеп күптән түгел генә аларның төпләрен казып-йомшартып чыктылар.
Гадәттәге җомга көне биредә чын бәйрәмгә әверелде. "Агач утырту көне" республика акциясендә бердәм рәвештә әлеге барлык составта 450 агач үсентесе утырттылар: наратлар, каеннар, миләшләр һәм савырлар. Бу игелекле эштә райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Андрей Чермянин, интернат-йортның попечительләр советы рәисе Лариса Дианова, күзәтү советы рәисе Володар Тимофеев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Ольга Илларионова һәм журналистларыбыз да катнаштылар.
"Әлеге аланда үзебезнең кул астында тәрбияләнүчеләргә Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрәбез, - дип уртаклаша учреждение директоры Людмила Самаркина. - Аерым парк ясарга һәм биредә сәламәтлек юлы, саф һава сулап йөрү сукмагы, беседка, чәчәк түтәлләре, эскәмияләр куеп ял итү зонасы булдырырга карар иттек. Өстәвенә, интернат-йортта яшәгән һәм яшәүче сугыш ветераннары хөрмәтенә исемле агачлар да булачак".
Коллективның интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә бинада һәм аның тирә-ягында һәрчак уңайлыклар булдыру хакында кайгыртуын билгеләп үтәсе килә. Бинаны ал лаләләр тасмасы әйләндереп алган, алар янына бакра гөлләр һәм кашкарыйлар күчереп утыртырга әзерләнәләр. Ә ул үзе керамик гранит белән тышланган һәм авыл урамнары күренешендә гаять матур балкып утыра.
- Бирегә сезне нәрсә алып килде? - дип сорыйм мәктәп директоры Светлана Тухтаркинадан. - Укучылар белән монда еш киләбез: интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга, концертлар куярга, төрле эшләрдә булышырга. Безнең коллективларыбыз дустанә мөнәсәбәттә яши һәм бер-беребезгә булыша. Балалар биредә игелек һәм өлкәннәрне кайгырту дәресләре алалар дип саныйм.
Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Иван Матюшин да көрәк белән оста эшли.
- Бүгенге акция - табигать хакында кайгыртуыбыз билгесе. Һәр ир-егет йорт салырга (төзедем!), ул үстерергә (дөресендә, минем кыз!) һәм агач утыртырга тиеш (исәптә алар унлап, күп булган саен яхшырак!).
Акциядә 60тан күбрәк ке-ше катнашты. Хәзер инде алда аңардан да авыррак эш тора - барлык үсентеләр дә күтәрелеп һәм әйбәт кенә үсеп китсенгә яхшы тәрбия.
Андрей Чермянин безгә хәбәр иткәнчә, техникум, көллият студентлары, татар мәктәбе укучылары, район администрациясе, мәшгульлек үзәге, "Барс" спорт-сәламәтләндерү үзәге, "Көньяк" ТИҮ хезмәткәрләре һәм башка коллективлар катнашында шәһәрдә агач үсентеләре утыртылды. Теләге булган һәркемне тәэмин иттеләр. Тәтешлеләр үзләренең кече ватаннарын яраталар, шәһәрнең һәм район авылларының яшеллеккә төренүен кайгырталар.
Нет комментариев