Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Абунәчеләр өчен телевизор уйнатылды

“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын яздыручылар арасында призлар оттыру матур гадәткә әйләнде.

(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бу юлы традицион бүләкләр оттырышыннан тыш, 2022 елның I  ярты еллыгы өчен 1 декабрьдән алып 17 декабрьгә кадәр редакциядә газета рәсми­ләштергән район халкы арасында телевизор уйнатылды. 

Бүләкләр уйнату турындагы ни­гезләмәдә билгеләнгән көнгә – 20 декабрьдә, чакырылган бәйсез экс­перт, тәтешле Олег Евсеев ло­тотронның үтә күренмәле барабанын тәгәрәтеп, тамашачылар алдында шарны алды һәм абунәченең фамилиясен әйтте, бу мизгелләрне безнең социаль челтәр аккаунтында туры эфирда карап бару мөмкинлеге булды. Телевизор Светлана Тундаевага (рәсемдә) зур шатлык китерде. Светлана Никифоровна – Тәтештә яши. Аның хезмәт эшчәнлеге медицина училищесын тәмамлаганнан соң ук башланган, Красная Поляна ФАПы мөдире-фельдшер булып эшләгән. 35 ел эчендә күп кешеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәткән, үзенең хезмәтендә зур хөрмәткә ирешкән. Хәзер ул лаеклы ялда. Питомникта яшәүчеләр авылдагы яраткан шәфкать иясенең приз отуын белгәч, ихластан сөенгәннәр һәм Светлана Никифоровна мондый призга лаек дип белдергәннәр.

– Мин, көтелмәгән бүләккә бик шатландым, әлбәттә. Киявем әлеге яңалык турында миңа хәбәр иткәч,  хәтта баштарак ышанып та җитмәдем, – ди телевизор отучы. – Җиңәрмен дип уйламадым да, бары тик гадәт­тәгечә яраткан газетама язылдым, тик бу юлы редакциядә. Район газетасын без бөтен гаиләбез белән күптәннән укыйбыз. Газетадан район тормышы, авыллардагы вакыйгалар, якташларыбызның уңышлары һәм казанышлары турында белеп барабыз.

Газета редакциясе акциядә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәт белдерә. Бу беренче һәм соңгы бәйге түгел әле. Алда, 29 декабрьдә, призлар уйнаткан вакытта, ул шулай ук туры эфирда барачак, башка җиңүчеләрнең дә исемнәрен ишетеп беләчәкбез. Исегезгә төшерәбез, лототрондагы барлык купоннар да оттырышта ­уйнатылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев