Алдакчы белән Казанга юл тотканнар
Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз акчасын инвестицияләргә теләгән, ә нәтиҗәдә ике миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм калган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә 2025 елның март башыннан 9 апреленә кадәр алдакчылык юлы белән (инвестицияләү рәвешендә) аның акчаларын үзләштергән билгесез затларны җаваплылыкка тарту турындагы гариза белән хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
– Сораштыру барышында ачыкланганча, март башында алар ире белән Интернет челтәрендә “Газпром инвестицияләр” компаниясе (чынлыкта андый оешма юк!) арадашлыгында үзеңнең акчаларыңны арттыру мөмкинлеге турындагы белдерүне күргәннәр. Мөрәҗәгать итүче электрон мессенджер ярдәмендә югарыда әйтеп үтелгән “компания” вәкиле белән элемтәгә кергән һәм күрсәтелгән счетка 8 000 сум күләмендә беренчел взнос күчергән. Берникадәр вакыттан соң, нинди дә булса керем алмагачтын, зыян күрүче үз акчасын кире кайтарырга булган һәм алдакчылар белән кабат элемтәгә кергән. Әмма аңа табыш алу өчен күбрәк сумма кертергә һәм берничә финанс операциясе үткәрергә кирәк, дип аңлатканнар. Моны эшләр өчен ир белән хатын янына алдакчыларның бер вәкиле килгән. Аның белән бергә хатын-кыз, шулай ук ире һәм улы Казанга юл тотканнар, анда банк кушымтасы аша берничә түләү ясау һәм банкоматлар аркылы акча алу һәм җинаятьчеләрнең счетларына күчерү юлы белән әлеге “инвесторлар” 2 262 800 сум акчаларыннан колак какканнар, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.
Югарыда тасвирланган вакыйгалардан соң җинаятьчеләр зыян күрүчеләрнең шалтыратуларына җавап бирми башлаганнар. Табышны көтеп арыган һәм үз акчасын югалткан хатын-кыз бер айдан артык вакыт узгач кына ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә зыян күрүченең өенә килгән һәм акча күчерергә ярдәм иткән җинаятьчеләрнең берсе ачыкланган.
Хөрмәтле Тәтеш районы халкы!
Сезне тагын бер тапкыр уйламыйча эш итүдән – акчаларыгызны билгесез счетларга күчерүдән һәм акчаларыгызны җинаятьчеләр кулына тапшырудан кисәтәбез!
Исегездә тотыгыз! Алдакчыларның күпчелеге россиялеләрне Украина Кораллы көчләренә ярдәм итү максатыннан алдыйлар. Сез җинаятьчеләргә тапшырган акчалар еш кына Украина солдатларына ярдәм итүгә китә!
фото ИИ белән ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев