Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Алмаз Юнысов: “Сәламәтлек ­турында уйлагыз, вакцина ясатыгыз”

Без белгечкә бирелгән берничә сорауны һәм аларга әйтелгән җа­вап­ларны бастырабыз.

(Тәтеш, 29 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Узган атнада Инс­таграм  социаль чел­тәрендәге безнең “Тәтеш – “Авангард” газетасы” төркемендә Тәтеш үзәк район хастаханәсе та­бибы­ның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Алмаз Юнысов катнашында “Коронавирустан ничек сак­ланырга” дигән темага туры эфир булды.

Без белгечкә бирелгән  берничә сорауны һәм аларга әйтелгән җа­вап­ларны бастырабыз.

– Алмаз Фәритович, коронавирусның билге­ләре нинди? Кешене нәрсә сагайтырга тиеш?
– Коронавирусның билгеләре кискен сулыш юлы авырулары яки сезонлы грипп билгеләренә охшаш: тән температурасы күтәрелә, арыганлык, буыннарда һәм мускулларда авырту күзәтелә. Бу очракларда башка кешеләр белән мөмкин булган очрашуларны  чикләргә кирәк. Шулай ук вакытны сузмаска һәм чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәчтен үк табибка  мөрәҗәгать итү ­зарур.

– Вакцина ясаткан кешеләр нигә коронавирус белән авырыйлар?
– Һәрбер кешенең иммун системасы төрлечә. Дөньядагы бер генә вакцина да йөз процент гарантия бирә алмый. Шу­ңа күрә, әгәр кешедә ниндидер хроник чирләр булса, иммунитеты түбән икән, вакцина ясатканнан соң да чир йоктыру ихтималы бар. Шулай да прививканы һичшиксез ясатырга кирәк, бүгенге көндә вакцина ясату кебек, шундый башка төр  саклану чаралары юк. Исегезгә төшерәм, аны ясатыр алдыннан белгеч киңәше кирәк.

– Коронавирустан нинди прививка ясатсаң ­яхшырак?
– Россиядә бүгенге көндә дүрт препарат: “Спутник V” (“Гам-КОВИД-Вак”), “Спутник Лайт” (I компонент), “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак” теркәлгән.  “Спутник V” (“Гам-КОВИД-Вак”) иң өйрәнелгәне һәм танылганы булып тора, ул 21 көн аралык белән ике тапкыр ясала. 

– Алкоголь һәм тәмәке тарту коронавирустан саклыймы?
– Юк, боларның барысы да чирнең дәвамлылыгын көчәйтергә генә мөмкин.

– Балалар коронавирустан авырыймы?
– Әйе, авырыйлар. Югарыда күрсәтелгән билгеләр  белән балаларда башкалары да өстәлү ихтималы бар, мисал өчен, эчәклекләр эшчәнлеге бозылу. Белүебезчә, балалар өчен вакцинаның клиник сынаулары әле башланды гына, шуңа күрә балаларны коронавирустан без, өлкәннәр, берникадәр дәрәҗәдә саклый алабыз. Үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сә­ламәтлегенә җитди карарга кирәклеге хакында үтенәбез. Әгәр без, өлкәннәр, прививка ясатсак, әлеге вирусны өйгә “алып кайту” һәм балаларга чир йоктыру ихтималы да азрак булачак дигән сүз.
Тәтеш үзәк район хас­та­ха­нәсендәге ­инфекция госпиталендә соңгы дүрт ай эчендә генә дә 160 ке­ше дәваланды, җиде кеше үлде, алар арасында эшкә яраклы яшьтәгеләр дә бар. Бүгенге көндә госпитальдәге барлык койкалар да тулы, сигез кешедә чир авыр уза. Минем теләк – сәламәтлек хакында уйлагыз һәм вакцина ­ясатыгыз.

Туры эфирны тулысынча Инстаграмдагы безнең “Тәтеш – “Авангард” газетасы” төр­ке­мендә карый аласыз.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев