Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлама хәстәрләү буенча эшне тизләтергә кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2022 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау эше дәвам итә.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 15 мартка минераль ашламалар, көзге кертүне исәпкә алып, 14 мең 190 тонна, ягъни чәчүнең бер гектарына 84,4 килограмм тәэсир итүчән матдә бар.
– Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактан минераль элементлар чыгаруны тулыландыру нигезе булып тора, – дип басым ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Ашламалар уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, игеннең сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта. 
“Р. Г. ­Сафиуллова”, “Колос”, ­“Бакырчы” авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре, “А. Р. Вәлиев”, “Агро-Союз” КФХлар бу юнәлештә дә эшне яхшы алып баралар. Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов агымдагы ел уңышы өчен бер гектарга 140 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүчән матдә кертү бурычын куйды. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау эше тиешле күләмдә алып барылмаган хуҗалыкларга вәзгыятьне тамырдан­ үзгәртү зарур. “Ш. И. Хөсәенов” хуҗа­лыгында моңа зур игътибар бүлеп бирергә кирәк, анда әлегә бу күрсәткеч – 60 килограмм, шулай ук “Волга”да   тәэсир итүчән матдә 58,8 килограмм тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев