Атна башында республикада томан төшәчәк
Татарстанда һава шартларының начараюы төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә.
(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан территориясендә томан фаразлана. Бу хакта синоптиклар республика халкын кисәтә.
Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә булачак.
«2020 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә»,-диелә ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев