Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

“Авангард” безгә гаилә әгъзасы кебек”

“Авангард” газетасы редакциясендә 2026 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында үткәрелгән үсентеләр уйнатуда җиңүчеләрне бүләкләү булды

183 язылучының 15енә бәхет елмайды, алар Никита Железновтан бакча үсентеләре алдылар. Сишәмбе көнне алар редакциягә кунак буларак килделәр. Аларның кайберләренең безгә бүләк алырга беренче генә килүләре түгел инде.

Олы Шәмәктән Надежда Савель­кина узган ел бүләк уйнатуда катнашканда пар белән үтүкләү җайланмасы алган иде, ә бу юлы аңа крыжовник үсентесе чыкты.

– Газетаны гомер буе алдыр­абыз, әле тагын әти-әнием дә язылалар иде, “Авангард” без­гә гаилә әгъзасы кебек, – дип уртаклашты газета  укучыбыз. 

Шәһәрле Галина Кутлова куак­ланып үсә торган роза бүләк итүгә сөенде, ул аның бакчасын башка чәчәкләр белән беррәттән матурлап торачак. Галина Митя­шова адашын хуплады һәм кызым­ның инде үрмәләп үсүче розасы бар, хәзер аңа тагын берәү өстәләчәк, диде.

Байраш авылыннан берьюлы ике кеше: Миләүшә Гайфуллина – үрмәләп үсүче розага, Фатыйма Мәүлетшина ясмин чәчәгенә ия булды. Хатын-кызлар газетаны күптәннән алдыруларын, барын­нан да бигрәк авыл яңалык­ларын кызыксынып укуларын әйттеләр.

Чинчурино авылында яшәүче өлкән кеше Галина Ванюхина слива үсентесе алды һәм газета белән ярты гасырдан артык дус булуын әйтте.

– Үткән гасырда мин “Правда” газетасы исемендәге колхозда пропагандачы булганлыктан, эшемдә миңа район газетасын кул астында тотарга кирәк иде. Мин аны яратам, һәм ул миңа бик күп файдалы мәгълүматлар таба алуым белән аеруча да кызыклы. Миңа, педагог буларак, безнең мәктәп укучыларының казанышлары, аеруча да фән олимпиадаларында һәм конкурсларда җиңүләре турында уку һәрчак күңелле. Бу балаларга яхшы укырга һәм һөнәр алырга этәргеч бирә, – дип белдерә педагогика хезмәте ветераны. 

Тәтештән Нина Вавилова отыш­та берничә тапкыр катнашкан бул­са да, уңыш аңа беренче тапкыр елмайган. 

– Без Юбилей урамында яшибез, газетаны якындагы кибе­ттән барып алу безгә уңай­лы. Миңа кызыл карлыган отуы ту­рында хәбәр иткәч, күңелле гаҗәп­ләнү кичердем. Димәк, мин әле алай ук уңыш елмаймый торган ке­ше түгелмен икән, – ди елмаеп хатын-кыз.  

Шәһәрле Татьяна Долгова газе­таны 46 елдан бирле алдыра һәм беренче тапкыр приз ала.

– Минем бакчада чия күп үсә, тик яңа сортларын һич кенә сатып алырга туры килгәне юк иде әле, бәхетле очрак ярдәм итте, – дип уртаклашты ул.   

Шәһәрле Александра Горбунова газетада аңа таныш кешеләр ту­рында укуы ошавы турында сөй­ләде, һәм Лаптевка турында күптән түгел басылып чыккан язманы мисал итеп китерде, чөнки ул анда 20 елдан күбрәк гомер кичергән. 

– Газета миңа бик ошый. Быел миңа “Авангард”ны кызым Интер­нет аркылы яздырды, һәм бүләк отуым хакында да аның аша хәбәр  итте. Әйе, яңа цифрлы техно­логия­ләр – ул бик уңайлы. Шулай да басма газетаны кулга алып укудан да күңеллерәк берни юк, мин аның белән инде тормыш буйлап озак еллар атлыйм, – диде педагог.  

Шәһәрлеләр Светлана Той­кинага – слива, Валентина Кор­маковага – тәпичә үсентесе, Ан­на Горшковага – карлыган, Бессоновода яшәүче Наталья Ман­товага – кара бөрлегән, Югары Тарханнан Светлана Ананьевага тут агачы үсентесе насыйп булды.

Җиңүчеләрнең фамилияләре язылган шарларны без аларның яңа ел отышында катнашу мөм­кин­леге булсын өчен үзебезнең лотот­ронга кабат салып куй­дык. 2026 елның беренче ярты­еллыгына язылу дәвам итә, безнең белән бергә калыгыз!
фотоь: Алена Пантюхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев