“Авангард” газетасы хезмәткәрләре журналистлар Сабан туеннан бүләкләр һәм призлар белән кайттылар
“Татмедиа”ның 15 еллыгына багышланган бәйрәм Саба районында узды.
(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”). “Авангард” газетасы хезмәткәрләре Татарстанда беренче тапкыр уздырылган журналистлар Сабан туеннан бүләкләр һәм призлар белән кайттылар.
“Татмедиа”ның 15 еллыгына багышланган бәйрәм Саба районында узды.
Бирегә республиканың барлык якларыннан гаять зур дус команда – 600дән күбрәк кеше – баш мөхәррирләр һәм медиахолдинг филиаллары вәкилләре җыелды. Сабан туе мәйданда гармунга кушылып күңелле җырлар һәм такмаклар җырлый-җырлый бүләк җыюдан башланды, ә аннары катнашучылар парады узды.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы әләме күтәрелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Саба районы башлыгы урынбасары Расих Шакирҗанов бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Барлык редакцияләр килсен, үзләренең хезмәттәшләре арасында үзләрен тәкъдим итсеннәр өчен мондый төрдәге бәйрәм бер тапкыр да уздырылганы юк иде әле, – диде “Татмедиа” Республика матбугат һәм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларга мөрәҗәгать итеп. Ул үзенең чыгышында мондый чараның Татарстанда беренче тапкыр гына уздырылуы хакында ассызыклады һәм һәркемгә дә бәйрәмчә рух күтәренкелеге, бәйгеләрдә уңышлар теләде.
Марат Әхмәтов Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Марат Готыф улы туган телне саклау мәсьәләләре буенча проектларны тормышка ашыруда бергәләп эшләүне югары бәяләп, болай диде:
– Без сезнең белән бергә республикабызны бердәм гаиләгә берләштерәбез, киләчәктәге иҗади хезмәтегездә уңышлар телим.
“Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков һәркемне бәйрәм белән котлады һәм тырыш хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
– Журналист тормышы – тәүлек әйләнәсе. Ул беркайчан да ял итми. Бу безнең яшәү рәвеше. Журналист – ул иң кызыклы һөнәр, – диде Шамил Мөхәммәт улы.
Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән йөзләгән журналист үзләренең каләмдә генә түгел, ә спортта да оста булуларын дәлилләп ярыштылар. “Авангард” газетасын тәкъдим итүчеләр – Елена Калашникова, Мәдинә Ибәтуллина, Сания Сәмигуллина, Энҗе Газизова, Владимир Майоров – мас-рестлингта көч сынашты, канат тартышуда ярышты, бүрәнә кисте, ласталар киеп, сулы чиләк аскан көянтәне күтәреп йөгерде, сумочылар, волейболчылар һәм көрәшчеләр булды, чүлмәк ватты һәм башка күңелле уеннарда җиңеп, бүләкләр алды.
Барлык филиаллар арасында мас-рестлинг буенча 2нче урынны алган Энҗе Газизова генераль директор Шамил Садыйков кулыннан медаль һәм акчалата бүләк алды.
Чара үзешчән сәнгать коллективлары һәм чакырылган артистларның концерт программасы белән үрелеп барды. Филиалларның хезмәткәрләре дә сәхнәдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм ТР журналистларының зур һәм бердәм дус гаиләсен тагын да ныграк берләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев