"Авангард» газетасы редакциясендә штаттан тыш ярдәмчеләр бүләкләнде
Район газетасы белән актив хезмәттәшлек итүче авыл кешеләре Зур Әтрәчтән Васыйл һәм Мәрзыя Юнысовлар, Монастырскийдан Юлия Тимарина редакциябезгә килделәр.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”). "Авангард» газетасы редакциясендә штаттан тыш ярдәмчеләр бүләкләнде.
Район газетасы белән актив хезмәттәшлек итүче авыл кешеләре Зур Әтрәчтән Васыйл һәм Мәрзыя Юнысовлар, Монастырскийдан Юлия Тимарина редакциябезгә килделәр.
Васыйл Вазыйх улы Кыш бабай булып киенеп, барыбызга да көн буена җитәрлек шатлык-сөнеч өстәде. Редакция хезмәткәрләре кунак буларак килгән суык бабайга яңа ел шигырьләре сөйләделәр, ә ул, үз чиратында, кулына гармунын алды да "Туган тел", "Очрашу" җырларын җырлап йөрәкләрне җилкендерде. Юнысовларга һәм Тимаринага актив мәгълүмати хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырылды, ә иң мөһиме -күңелле итеп аралаштык һәм яхшы бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк иттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев